• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тәмлетамак

Әйдәгез, торт пешерәбез!

Әйдәгез, торт пешерәбез!

К үчтәнәчкә дисәң, кибет киштәләрендә нинди генә тәм-том юк. Кунак җыйсаң, үзеңә мәшәкать тудырмыйча, бәлеш-гөбәдиясен махсус пешерттерергә мөмкин. Ә мин табын күрке булырдай тәмле ризыклар әзерли белүче оста куллы хуҗабикәләргә кызыгам. Үзең әзерләгәне, ни әйтсәң дә, икенче бит ул. Өйрәним дигән кешегә бүген менә дигән мөмкинлекләр дә бар. Кукмарада яшәүче Айгөл Гатауллина әнә үз фатирында хатын-кызларны тәмле тортлар пешерергә өйрәтә икән.
Белеме буенча Айгөл — тел белгече. Берничә ел элек, бәби ялында утырганда, гаилә бюджетына өстәмә керем кертү турында уйлана башлый. Һәм интернеттан видеолар карап, тортлар пешерергә өйрәнә. Башта үзләре (тормыш иптәше Илшат белән бер ул тәрбиялиләр) сыйланса, аннары туганнар, дуслар да тәмле тортлардан авыз итә. “Хәзер чагыштырам да, ул вакытта пешергәннәре бик гади килеп чыккан. Эче чи калган, әле ярый тавыклар бар, дигән чаклар да булган”, — ди Айгөл, елмаеп.

Интернет челтәренә тортларның фотосурәтен куйгач, заказлар килә башлый. Тортлар тәмле дә, матур да килеп чыга. Җәен — төрле җиләкләр, кыш көне мандарин, әфлисун, дарчин (корица) таякчыклары белән бизи. Тортларны мультфильм геройлары белән эшләргә була икән. Моның өчен Айгөл махсус принтер сатып алган. Аннан матур рәсемле һәм ашарга яраклы (шикәрле, вафлялы) “кәгазь”ләр чыгарырга була. Мондый тортлар — нәниләрнең туган көне өчен менә дигән бүләк. Вакыты аз калса да (Айгөл хәзер мәктәптә укытучы булып эшли — ред.), күңеле кушкан шөгыльгә өлгерергә тырыша.

Ә башкаларны торт пешерергә өйрәтү, ягъни осталык дәресләре үткәрү уе аңа казах кондитерларының өйдә үткәрә торган видео дәресләрен караганнан соң килә. Теләге булганнарны (бүген алар утызлап) ул интернет аша түгел, аралашып, үзе әйтмешли, кулларыннан тотып өйрәтергә ниятли.

Гадәттә, осталык дәресләренә Айгөл 4 кешене чакыра. Араларында студентлар да, урта яшьтәгеләр дә, өлкәнрәкләр дә була. “Кайчакта кеше торт пешерергә өйрәнергә генә түгел, яңа дуслар, күңеленә юаныч табу өчен дә килә. Иртәнге сәгать 8 дән кичке 5 кә кадәр алар дүрт төрле торт әзерли. Дәрестә эш барышын аңлатам, пешерүнең нечкәлекләре, хәйләләре, җибәргән хаталарым турында сөйлим. Кондитер кибетләр, алардан алырга мөмкин булган кирәк-яраклар хакында мәгълүмат бирәм. Истәлек өчен үз сертификатымны, төрле киңәшләр һәм торт рецептлары язылган буклетымны бүләк итәм. Укучыларым арасында инде заказга пешерә башлаучылар да бар”, — ди ул.

Айгөл киләчәктә каһвәханә, берничә миче, көчле миксеры булган студия ачарга тели. Уңышлар аңа!

Рәмзия ГАРИФУЛЛИНА

 

Тег: актуаль

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК
Төрлесеннән

ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК

by irekmanager irekmanager
13 октября, 2025
“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”
Төрлесеннән

“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”

by irekmanager irekmanager
17 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru