Бик күптәннән кызыккан балачак хыялым бар — гармунда уйнарга өйрәнәсем килә. Киңәшләшим әле дип, авылдашым, туганым Кукмара районының Березняк авылында яшәүче оста гармунчы Абдуллин Рәхимҗан Мөшәрәф улына бардым.
Кечкенәдән бу йортта кунак булырга яратам. Мәрхүм Мөшәрәф абый кайчан килеп керсәң дә, тальянын тартыр иде. Ул арада туктап, шаяртып алырга да өлгерә. Кечкенә кызчыкка күп кирәкме инде, чырык-чырык көлә-көлә гармун тавышын тыңлыйм, күңелдән генә аңа кушылып җырлыйм… Ул чакларга инде егерме ел вакыт узды, Мөшәрәф абый да мәңгелеккә китте, ә бу йортта гармун тавышы тынмый, әтисе һөнәрен улы дәвам итә.
“Өйрәнчеккә “Беларусь” авыр гармун”
Гармун сатып алырга телим дигәч, Рәхимҗан абый, максатың нинди, дип сорады. Уйныйсым килә, дигән җавабымны ишеткәч, йөзе яктырып китте. Шулкадәр бирелеп, дөньясын онытып, гармун, аның тарихы, төзелеше турында сөйли башлады.
— “Тульская” дигәне кыйммәт йөри, бик җайлы, җиңел гармун. Хәзер алар “Куликово поле” дигән исем белән чыга. Аларының хакы тагын да югарырак. Өйрәнчеккә “Беларусь” авыррак, аны каен агачыннан ясаганнар, — дип сөйли башлады ул, гармунын сыйпый-сыйпый. Авылда кемдә нинди гармун бар, аның тарихын, язмышын белә. Гармунчы кулында гармун тик торамы инде! Ул арада “Авыл көе”н дә уйнап алды.
— Иң элек “Песи-песи, пескәем”не өйрәнергә кирәк, иң җайлысы шул. Без дә яшь чакта шуннан башладык. Әкренләп баш мие шул дәрәҗәдә ияләшә, хәтта бармагыңның кирәк төймәне эзләп тапканын аңламыйча да калачаксың.
Бәйләмне дә күз йомып бәйли башлыйбыз бит дип уйлап куйдым. Клавиатурада хәреф җыйганда да кайчак бармак үзеннән-үзе кирәкле төймәне таба. Гармунчының да бармаклары шулай ияләшә, күрәсең.
— Көйне ишетеп уйнарга ияләшергә кирәк. Интернетта фәлән төймәгә, аннары фәләненә басарга дип өйрәтәләр. Алай дөрес түгел. Көйне тоемлау мөһим. Көн дә бер көйне уйный торгач, ничек өйрәнгәнеңне сизми дә каласың ул. Заманча көйләрне дә башта отып алырга кирәк, аннары гармунда үзеннән-үзе килеп чыга. Көй онытылса, уйнап булмый.
“Әтигә каршы килеп булмады”
Рәхимҗан абый шулкадәр мавыгып гармун төзелешен сөйли. Мин кай җире күрек икәнен, планкасының кайдалыгын отып утырам.
— Гармун төзәтергә уйламаган җирдән өйрәнергә туры килде, — дип әтисенең хәйләкәрлеген исенә төшерә ул. — Әти кая барса да, илһамланып, гармун турында сөйли дә, төзәтеп бир әле дип, шул танышлары авылга килә. Шулкадәр юл узган кешене кире борырга яхшы түгел дип, әти гармунны алып кала. Аннан үзе уйнап, гаебен таба да, күзем дә күрми, үзең ясап бир инде, дип җайлап кына гармунны миңа тоттыра. Әтигә каршы килеп булмады, шулай әкренләп гармун төзәтергә өйрәндем.
Мәрхүм Мөшәрәф абый туганчы ук улының гармунчы булуын теләгән, күрәсең.
— Әти-әнинең Рәхимҗанга исем сайлау тарихын сөйләгәннәре бар, — дип искә алды апасы, лаеклы ялдагы укытучым Нурзидә апа. — Әтинең Рәхимҗан исемле гармунчы дусты булган. Аның хөрмәтенә энемә шушы исемне кушкан. Рәхимҗан абый Кукмара районының атаклы “Баламишкин” ансамблендә уйнаган оста гармунчы, Кукмарада яши.
“Иң авыры — күреген ясау”
Кечкенә чакта Абдуллиннарның ишегалдындагы иске өйләре башка заманнан торып калган бер әкият дөньясы булып тоела иде. Анда сораусыз керергә ярамый, чөнки үзе остаханә, үзе музей ул. Нинди генә тарихый экспонат юк иде анда! Эш коралларына бала-чаганың әллә ни исе китмәгәндер, иске сәгатьләр, магнитофон, фотопленка ясый торган җиһазларны тотып карыйсы килә иде. Алар әле дә Мөшәрәф абыйның истәлеге булып саклана.
Иске өй җылытылмый, анда җәен генә эшләп була. Авыл кешесенең җәе бакчада, печәндә уза. Шуңа күрә Рәхимҗан абый үзенә “офис” салган: таш бинаны миченә утын ягып җылыта. Гармунның төзелешен өйрәнергә останың “офис”ына чыктык.
— Кайчак бик иске гармуннарны калдырып китәләр. Аларын сүтеп, телләрен тиешле тонга китереп, кирәк-яракка кулланам. Иң авыры — күреген ясау, махсус кәгазьдән тигез итеп бөгәргә, бик пөхтә итеп, җилем белән ябыштырып тышларга кирәк.
Рәхимҗан абый ноутбугын кабызып, сүтеп алынган гармун телен тюнер программасында тикшерә, көйли, аңлата. Гел аңлап җиткермәсәм дә, гармунның эчен күзалладым, телне көйләүнең бик зур сабырлык таләп итә торган вак эш икәненә төшендем.
Гармунчы яшьләрнең бу уен коралы белән кызыксынмавына борчыла:
— Рәтләтергә гармун күтәреп килүчеләрнең күбесе өлкән буын кешеләре, — ди ул. — Хәзер яшьләр бик кызыкмый, шунысы күңелгә тия. Балаларга дип кечкенә гармуннар ясатып алучылар булгалый. Соңыннан, уйныймы соң, дип сораштырып карыйм да, ул гармуннар тузан җыеп ята шул. Безнең балачак шундый елларга туры килде инде: компьютер түгел, телевизор да юк иде. Авыл клубына җыелышып, күрше-тирә егетләр ярыша-ярыша өйрәнә идек.
Мәрхүм Мөшәрәф абый 6 яшендә әнисеннән елый-елый гармун алдырган. Акчасыз чак дип тормаган, әни кеше бәрәңге сатып, улына ике планкалы, 10 телле тальян алып биргән. Шул гармунда үзлегеннән уйнарга өйрәнгән ул.
— Әти миңа 14 яшьләрдә “Беларусь” гармуны алды. Ул бик авыр булды, мин кешедән алып торып, кечкенәрәк гармунда уйнарга өйрәндем. Өйрәнеп җиткәч кенә “Беларусь”ны кулга алдым.
Шөгыльләре бихисап
Гармун уйнау, төзәтү —Рәхимҗан абыйның бик күп шөгыльләренең берсе генә. Березнякның Кулибины да әле ул. Күп еллар элек арбалы кечкенә трактор җыеп, авылны таң калдырган иде. Ул чакта карап өйрәнергә интернет та юк заман. Трактор әле дә җәй буе печән ташый. Үзе ясаган тегермәне бүген дә он тарта. Яшелчә турагычы да тик ятмый.
Рәхимҗан абый 20 елдан артык Березняк авыл мәктәбендә физик тәрбия, тормыш иминлеге нигезләре, хезмәт дәресләре укыта. Үзе белгән осталыгын балаларга тапшыра. Кемнең нәрсәсе ватылган, кемгә нинди корал кирәк — Рәхимҗан абый берсен дә кире бормый. Аны әле авылның тарихчысы дип тә атарга мөмкин. Беренчеләрдән булып видеокамера алып, бәйрәмнәрне, өй саен йөреп, туганнарны яздырган кассеталарын заманча дискларга күчергән ул. Авылның күпме тарихы саклана шул язмаларда!
Чулпан ГАЛИЕВА.