Норлатта гомер итүче 54 яшьлек Рияз Кәлимуллин өч ел элек сыерчык оялары ясый башлаган. Арада күпкатлылары да бар.
— Кошлар дөньясы, табигать белән кечкенәдән кызыксынам, — ди Рияз абый. — Сыерчык оясын һәр елны кыш ясыйм. Бер сәгатьтә оя әзер була. Бүген егермеләпне өлгерттем. Киләчәктә ояларның санын йөзгә җиткерергә исәп бар. Ишегалдындагы бөтен агачта да булуын телим. Читтән кайткан кошларны сыеныр урын белән тәэмин итү күңелгә рәхәтлек бирә, өстәвенә бу саваплы гамәл.
Ояларны агачка эләм дә күзәтәм. Кошлар килеп куна, үзләренчә сайрашалар. Сөенәләр, күрәсең. Аларга карап мин шатланам.
Рияз абыйга бу эштә 5 яшьлек оныгы Артем да булыша.
— Ул кулына әле метр, әле чүкеч тота. Миңа эш коралларын биреп тора, — дип канәгатьлек белдерә бабасы. — Кирәк булса, берәр нәрсәне кадаклап та куя.
Эльмира СӘЛАХОВА.