• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“Сөтне гомерлек итәсең килсә, сыр яса”

“Сөтне гомерлек итәсең килсә, сыр яса”

Арча районының Иске Чүриле авылында Абдулаевлар гаиләсе 20 төрдән артык сыр җитештерә. Күпләргә таныш “Моцарелла”, “Брынза”, “Качотта” кебек итальян, француз сырлары да, каты төре, йомшагы, зәңгәрсу, ак күгәрек белән капланганы да бар. Бөтенесен дә кулдан, кәҗә сөтеннән ясыйлар. “Сәнәгать булган җирдә сыйфат та, күңел җылысы да юк, кул көче кергән ризык кына чын-чынлап тәмле була”, — ди Луиза ханым.

Абдулаевлар ун еллап кәҗә асрый. Алар гади түгел, “Альп” һәм “Зааненский” токымлылар. Cакалбайларның “әби-бабайлары” күргәзмәләрдә катнашып, савым күләме буенча чемпион булган атаклы нәселдән.

— Кәҗә — акыллы хайван. Без үрчетә торган токым бик тыныч. Кәҗә эттән ким түгел. Өйрәткәнне тиз истә калдыра, — ди Луиза. — Кәҗә туклануы буенча боланга охшаган. Үлән, печән, куак ботаклары ашый. Яшелчә, ярмалы ризык савымны арттыра. Бер кәҗә көненә уртача 3-6 литр сөт бирә. Кайберәүләр аның сөтен бик өнәми. Ә нәселле кәҗәнекенең исе дә, ят тәме дә юк.

Сезонына карап, кәҗәләрнең баш саны үзгәрә икән. Көненә — 50-60, кайчакта 15 кенә литр сөт сауган чаклары да була. Абдулаевларның максаты баш санын арттыру түгел, беренче чиратта сыйфатлы, файдалы продукт җитештерергә телиләр.

Сөттән эремчек, май, йогырт, кефир ясыйлар. Ярминкәләрдә халыкка тәкъдим итә торган төп ризыклары — сыр.

— Сөтне гомерлек итәсең килсә, аннан сыр яса, дигән әйтем бар. Сыр җитештерү иң отышлысы — ул тәмле дә, файдалы да, сакларга да җайлы. Кайбер төрләре еллар буе бозылмый, — ди Луиза ханым. Ул кәҗә сөтеннән эшләнгән сырның шифасы хакында да сөйләде.

Баксаң, кеше дөньяга аваз салгач, беренче булып сырдан авыз итә икән. Яңа туган сабыйның ашказанында ана сөте ферментлар тәэсирендә сырокка әйләнә. Шул рәвешле ул тиз эшкәртелә. Сыр төрле авырулардан соң тернәкләнү узган кешеләргә дә файдалы. Кәҗә сөтеннән ясалган сыр аллергия китереп чыгармый.

Луиза Абдулаева — Россия дизайнерлар союзы әгъзасы. Фермерлык белән шөгыльләнер өчен гаилә ун ел элек Казаннан авылга күченгән. Хәзер алар гадәти булмаган өй сала. Йортлары түгәрәк, почмакларсыз, түбәсе гөмбәз формасында.

— Өй төзелгәч, кунакка килерсез, яшәү рәвешебез, тормышыбыз турында тагын да кызыклы вакыйгалар сөйләрбез, — дип ышандырды алар. Абдулаевларга кабат барырга насыйп булсын.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru