Питрәч районы Чыты авылында гомер итүче Хәмит абый Шәмсетдинов турында язганыбыз бар. Күпләргә яхшы таныш тимерче, агач остасы ул. Ниләр генә ясап шаккатырмый.
Чытыда клуб мөдире булып эшләүче улы Миңнур да әтисе эзенә басып бара. Ишегалларында тудырылган матурлыкта аның да өлеше зур. Күптән түгел җил тегермәне ясаган иде. Бу юлы коены сафка бастырган.
— Дөнья хәлен белеп булмый. Су бетә калса дип, агач һәм калайдан кое эшләдем, — ди Миңнур, елмаеп. — Дөрес, әлегә бу матурлык өчен ясалды. Әгәр кое казысак, өстенә шушы әзер эшләнмәне куячакмын. Күптән кызыгып йөри идем. Ниһаять, оештым. Чама белән бер атна вакыт кирәк булды. Бакча тирәсенә тәгәрмәчләрдән төрле чәчәкләр ясап тезгән идек. Хәзер алар янына куелган кое урам якны аеруча бизи.
Лилия ЙОСЫПОВА.