Чирмешән районы Югары Кәминкә авылында “Үз агачыңны утырт!” акциясен башлап җибәргәннәр. Биредә яшәүчеләр аңа бик теләп кушыла икән.
— ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, күп чаралар уздырабыз. “Үз агачыңны утырт!” акциясе — шуларның берсе, — дип сөйли Югары Кәминкә мәдәният йорты директоры Лилия Хөснуллина. — Безнең җирлеккә 3 авыл карый: Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр. Башта авылларның Ватсаптагы төркемнәренә акция үтү турында белдерү куйдык. Һәркем үз бакчасында агач утыртып, бу акциягә кушыла ала, дип яздык. Барлык авылдан да яше-карты теләп катнашты. Ике көнгә әлегә 14 агач утыртылды. Бу — эшнең башы гына әле. Кушылучылар көннән-көн арта. Кайбер олырак апалар: “Балакаем, мин дә агач утырттым. Үзем генә идем. Фотога төшерүче булмады”, — дип борчылып язды хәтта. Фотоларның берничәсен, ТАССР100 логотибы беркетеп, социаль челтәрдәге төркемнәребезгә урнаштырдык. Башкаларга да үрнәк булсын!
Лилия ЙОСЫПОВА.