Тукай районы Яңа Бүләк авылында да “Агач утырт!” акциясе старт алган. Шушы көннәрдә бер мәйданда күпләп утыртканнар. “Киләчәк буынга истәлек булып калыр. Үсеп кенә китсеннәр”, — ди әлеге изге эштә катнашучылар.
— “Агач утырт!” акциясе авыл җирлеге тарафыннан оештырылды. Барлыгы 600 төп каен, чыршы утыртылды. Үсентеләрне авыл җирлеге урман хуҗалыгыннан алып кайтты, — дип сөйли Яңа Бүләк мәдәният йорты директоры Дилбәр Гыймазетдинова. — Акциядә авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Бу күркәм гамәл бездә традициягә әверелде. Ел саен шатланып катнашабыз. Шулай ук учреждениеләр тирәсен дә матурлыйбыз. Биналар янына агачлар, чәчәкләр утыртабыз. Анысын “Язгы Экодесант” акциясе дип йөртәбез. Авыл матурлыкка, яшеллеккә күмелгәч, күңелгә рәхәт! Шуңа иренмибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.