• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 17.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

Бала хәсрәте — мәңге төзәлмәс яра…

Бала хәсрәте — мәңге төзәлмәс яра…

Биш елга якын вакыт узган. Ә алар 36 яшендә мәрхүм булган улларын бер сәгатькә дә ис­тән чыгармыйлар. “Ятсам-торсам, балам күз алдымда”, — дип сыкрана Римма Әхмәтшина.

Әхмәтшиннарның уллары Марат Сүриядә һәлак була. Вафатыннан соң аңа Россия Герое исеме бирелә. Әлеге мәртәбәле исемне Маратка ни өчен биргәннәр? Әхмәтшиннар бүген ничек яши? Герой ул үстергән ата белән ана янында булып, шул хакта сөйләштек.

Хыял артыннан…

Әхмәтшиннар Ла­еш райо­нының Атабай авылында яши. Радик абый, Римма апа — шушы җирлек кешеләре. Гомерләре читтә узса да, кар­­­тайган көннә­рендә туган авылларында яшәргә карар кылганнар. Атабайда барлык уңайлыклары булган зур агач йорт салып чыкканнар. Өч бала — ике ул, бер кыз тәр­­­бияләп үс­тергәннәр.

Әхмәтшиннар — хәрбиләр гаиләсе. Радик абый — очучы, Ставрополь хәрби училищесын тәмамлаган. Әти­се Вәгыйзь диңгез офицеры бул­ган. Бөек Ватан сугышы вакытында диңгезче булып хезмәт иткән. Аннан соң япон сугышында катнашкан.

— Әтием Вәгыйзь 1924 ел­гы, — дип хатирәләрен барлады Радик абый. — 1947 ел­да, сугыштан калган миналарны юк итеп йөр­гән­дә, ми­на кыйпылчыклары эләгеп, аларның кораблары икегә аерыла. Әти шунда контузия ала. Исән калган хәрбиләр бе­рәм-берәм су өстенә йө­зеп чыга. Бу хәл океан уртасында була. Контузияле килеш өч сәгатьләп йөзә. Арттан килгән кораб аларны кот­­­кара. Әти физик яктан бик көчле булган. Идел елгасында коенып үскәнгә, ях­шы йөзүче саналган. Шуңа кү­­рә генә исән калгандыр дип уйлыйм. Минем дә диңгезче булуымны теләде. Ә мин кечкенәдән очкычлар бе­­лән җенләндем. Хәтерлим, бакчага шома таяк утыртып куеп, шуңа кул бе­лән тотынып, уң һәм сул якка йөзәр тапкыр әйләнә идем. Шул рәвешле үземне очучы булырга әзерләдем. Турникта тартылу, йөгерү, йөзү турында да онытмадым.

Шулай итеп егет үз дигәненә ирешә — хәрби очучы һө­­нәрен үзләштерә. Һәм гар­низон тормышы башлана. Хезмәт итәргә кулына юл­лама алгач, сөйгәне Риммага тәкъдим ясый. Егет бе­лән кыз тиз арада өйләнешеп, ерак Приморье краеның Владивосток шә­һәренә чыгып китәләр. Беренче балалары — кызлары Лилия шунда дөньяга килә.

— Уртанчысы Марат — Камчаткада, төпчегебез Рә­мис Ленинградта туды, — дип дәвам итте Радик абый. — Менә шулай дөнья буйлап йөрелде. Бер карасаң, күп тә хезмәт итмә­дем — 1972 елда училище тәмамлап, очкычка утыр­дым. Һәм 1986 елга ка­дәр хезмәт­тә булдым. Аннан лаеклы ял­га киттем. Безнең чорда гади очучылар 25 ел эш­ли иде. Тик хәрби очучылар ае­рым статуста йөр­де, бер ел икегә исәпләнде. Шу­ңа да 36 яшемдә лаеклы ял­га чыктым. Аннан соң гаиләм бе­лән Казанга күченеп кайт­тык. Атабайда акрынлап йорт төзедек. Балалар да булышты.

Радик абый очучы-истребитель булып хезмәт итә. Ул һавадан СССРның чик буйларын саклаган. Күктә бер кош та очырмый, диләр бит, бу — нәкъ менә шул очрак. Җирдәге локаторлар чик буенда ниндидер ят әй­бер, техника күрсә, очучыга команда җибәрә. Хәрби очу­чы, дүрт минут эчендә җы­енып, күккә күтәрелергә тиеш.

— Аллага шөкер, ул чорда сугышлар булмады. Тыныч чакта хезмәт иттем, — ди Радик абый.

Очучы булудан туктагач та, гомер буе самолетлар тирәсендә эшләгән — 26 ел Ка­зан аэропортында диспетчер вазыйфасын башкарган.

Алма “алмагачы”

Радик абыйның юлын ур­танчы улы Марат дәвам итә. Малай кечкенәдән хәрби булырга хыяллана. Еш кына әтисенең формасын киеп карый. Аның кебек хәрби очучы буласы килә. Тик ата ке­ше кырт кисә: юк, минем юлдан китмисең!

— Ә ни өчен Маратның хәр­­би очучы булуын теләмә­дегез?

— Туксанынчы еллар азагы иде бит. Илдә ыгы-зыгы барган вакытлар. Бергә эш­ләгән хезмәттәшләр белән сөй­ләшеп торам: “Хәрби очу­чы һөнәрен үзләштерүче курсантлар хәтта самолетларда оча алмый икән, керосин юк”, — диләр. Ничек ин­де тәҗрибәсез очучыны һа­вага чыгарып җибәрәсең? Шуңа да ул юлдан китмәсен, куркынычсызрак һө­нәр сайласын, дидем. Үзең өчен курыкмыйсың икән, ә менә ба­ла өчен йөрәк өзе­лә. Тик улыбызны барыбер югалттык…

Бер мәлгә икебез дә сүз­сез калдык. Ата кешенең тавышында калтырану барлыкка килде.

Марат, әтисенең киңәшен тотып, Казан артиллерия учи­лищесына керә. Мәк­тәп­тә яхшы укыган егет анда да сынатмый. Кулына диплом ал­гач, аны хәрби хез­мәт­кә — Төньяк Кавказга җи­бәрәләр. Марат, әтисе кебек үк, хез­мәт юлын гаи­лә­ле килеш баш­лый. Йөргән кызы Гү­зәл­гә өйләнә. Яшь гаиләнең бер-бер артлы ике балалары туа.

Капитан дәрәҗәсенә иреш­­кән Маратның хезмәт иткән полкы таркала. Һәм ир белән хатын туган ягына — Казанга күченеп кайта. Аларга Осиново бистәсен­нән фатир бирәләр. Өченче балалары туа. Марат тран­спорт оешмасына инженер булып урнаша, аннары йөк машиналары ширкәтенә кү­чә. Тик “тыныч” тормышка ия­ләнә алмый, гарнизонда яшәгән вакытларын сагына. Һәм гаиләсе, әти-әнисе бе­лән киңәш­ләш­кәннән соң, яңадан хәрби хезмәткә әй­лә­неп кайта. (Лаеклы ялга чы­гарга өч ел калган була). Ба­рып гариза яза, медицина тикшеренүе уза. Капитан Әхмәтшинны Түбән Новгородка билгелиләр. Берничә ай хезмәт иткән­нән соң, Ма­рат гаиләсен дә алып ки­тәр­гә тиеш була. Тик…

— Улыбыз апрель уртасында Сүриягә китте, — дип, ул вакытларны искә алды Радик абый. — Дөрес, безгә дә, хатынына да бу хакта башта әйтмәде. Шомлы командировка турында соңрак белдек. Разведка җитәкчесе итеп җибәргәннәр. “Әти, син мине аңларга ти­еш. Хәр­би заданиене үтә­мәскә хакым юк”, — диде ул. Аның исән кайтачагына соң­гы көн­­гә кадәр ышандык. Гаиләсе дә көтте. Марат 1 июнь­дә Гү­зәл­гә шалтыраткан. Кешеләр аң­ламасын дип, хатыны бе­лән татарча сөйләш­кән. Кайтырга күп калмады, борчылмагыз, дигән. Ә инде 3 июнь­дә аның гомере өзе­лә.

Ата-ана баласының ничек һәлак булганын соңыннан гына белә. Улларының ба­тыр­лыгы турында ишетеп, янә йөрәкләре телгә­ләнә… Баксаң, капитан Әхмәтшин җитәкләгән полк һөҗүмгә дучар була. Марат берүзе ДАИШның (Россиядә тыелган террорчылык төркеме) 200 сугышчысына каршы то­ра. Иптәшләре атыш тавы­шы­на килеп җит­кәндә, капитан Әхмәтшин кан эчендә ята. Ә кулында — чекасы алынган граната. Марат, бер­нигә карамастан, дош­ман­га бирелергә уйламаган…

Батыр полк җитәкчесен коткарып кала алмыйлар — Марат һөҗүм вакытында өч литрлап канын югалта. 36 яшен тутырып килгән хәрби мәңгелеккә күзләрен йома… Капитан Әхмәтшинны туган ягына алып кайтып, бик зурлап  җирлиләр.

— Марат Казанда үсте,  113 нче татар-рус мәктәбен тә­мамлады, — диде Радик абый. — Мәктәп каршына улыбыз истәлегенә мемориаль таш куелды. Маратны ата-бабаларыбыз янына — Атабай зиратына җирләдек. Атабай урта мәктәбендә дә аның исеменә мемориаль таш то­ра. Үзе генә юк… Елга әл­­лә ни­чә тапкыр Маратның кабере­нә барабыз. Бик авыр… Сөй­ләп аңлата торган түгел…

Марат Әхмәтшинга, вафатыннан соң ике атна узгач, Россия Герое исемен бирә­ләр. Геройның әти-әнисен, хатыны белән өч баласын онытмаганнар — барысына да яхшы пенсия түли­ләр. Әл­бәттә, газиз балаңны, кадерле иреңне бернинди ак­ча алыштыра алмый. Ул ту­ры­да сүз дә була алмый! Шу­­лай да газизен югалткан бу гаиләнең акчага тилмермәве мөһим.

Мине икенче нәрсә га­җәп­­ләндерде — Россия Ге­роеның ике баласы да хәрби юлны сайлаган: олы кызы Зәринә Мәскәүдә Пре­­зи­дент кадет корпусында укый, ә уртанчы улы Әмир Ка­зан Суворов училищесында белем ала. Югыйсә әти­ләрен югалтканнан соң, бө­тенләй ул юлдан кит­мәскә тиешләр кебек.

— Зәринә Мәскәү Президент кадет корпусына укырга кергәч, сөендек, андый бә­­хет һәр кешегә дә тәтеми, — диде Радик абый. — Ниш­лә­тәсең, кан тартадыр. Әтиләренең Алтын Йолдыз медален (Россия Герое исеме бе­­лән бергә бирелә — Р.Р.) зур горурлык белән алып карыйлар.

Радик абый белән сөй­ләш­кән­дә, Римма апа күрше бүлмәдә утырды. Ара-тирә елаган тавышы ише­тел­де. Улы турында бө­тен­ләй сөй­ли алмый икән — гел елый.

— Бакчага чыксам, шунда йөридер, өйгә керсәм, өстәл янында утыра кебек тоела, — диде әни кеше. — Кечке­нә­дән бик ярдәмчел, гадел иде. Бер минутка да истән чыкмый. Маратымның үлгә­нен белгәннән бирле йө­рәк­кә нидер кадалды кебек. Җан­ны гына түгел, тәнне дә тырный ул…

Бу гаиләгә сабырлык телибез. Чын батыр ул үстергәнсез…

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru