Әдилә СӘФӘРОВА безгә “ТНВ” каналының “Манзара” тапшыруын алып баручы, газеталарга төрле мәкаләләр язучы журналист буларак яхшы таныш. Ул гел эзләнүдә, һәрчак нидер белән кызыксына. Әле Әдиләнең кадр артында без белмәгән башка эшләре дә җитәрлек. Барысына да өлгерә. Һәм зарланмый! Үзе әйткәнчә, план белән эшләгәндә, һәр нәрсәгә җитешеп була!
“ТНВ”га эләгү җиңел, әмма…”
— Әдилә, башлангыч сыйныфтан музыка мәктәбенә йөргәнсең. Сәхнә юлыннан китү уе булмадымы?
— II сыйныфтан, уку белән параллель рәвештә, музыка мәктәбенә пианино классына йөрдем. Җиңел түгел иде. Мәктәптән дә эш күп, монысы да өстәмә йөк. Арып, ташлыйсы килгән чаклар күп булды. Әмма тырыштым, тәмамладым. Шул чордан ук вакытны дөрес сарыф итәргә, барысына өлгерергә өйрәнеп үскәнмен. Ә сәхнә юлы турында уйланганым булмады. Өйрәнгәнемне кулланырга туры килмәде. Хәзер пианиноны сагынам. Әлегә өйдә бу уен коралы юк. Белгәннәремне яңадан искә төшерәсем килә.
— Журналистика үсмер чордан сайлаган һөнәрме?
— Юк. Интерьер, дизайнер буласым килде. Балтач гимназиясендә КДТУ әзерлек курслары оештырды, анда укыдым, тик керергә балларым җитмәде. Журналистика факультетына дус кызыма ияреп кенә бардым. Ул хакта уйламаган да идем. Башта исем китеп укымадым. Телевидение сүзен ишеткәч кенә, кызыксыну башланды, шушы төркемгә кердем.
— Университетта укыганда ук “ТНВ”да практика үткәнсең. Ә “Манзара”га килү ничегрәк булды?
— V курста практика узгач, ул чакта тапшыруның баш мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина алып калды, “Намаз уку дәресләре” сәхифәсен бирде. Яза, сөйли белсәң, тышкы кыяфәтең матур булса, “ТНВ”га эләгергә мөмкин. Әмма штатка керү авыр. Берничә эшне башкара белү хуплана. 2003 елда килдем, 2009 елда гына штатка кердем. Продюсер һәм алып баручы булдым, сюжетлар әзерләдем. Берара китеп тә тордым. Телевидение күп вакытны йота. Өйгә кайткач та тапшыруны уйлыйсың. Балалар үсә. Алар белән шөгыльләнергә кирәк. Кирәк чакта әниләр ярдәм итә. Аллага шөкер, балалар ике яктан да әбиле. Әмма түгәрәкләргә дә, биюгә дә йөртәсе бар бит. Берара шулхәтле арытты. Ял итәсем килде. Җае табылды — өченче балага йөккә уздым.
“Мәҗлесләрдә башта бушка эшләдем”
— Соңгы елларда хәләл мәҗлесләр алып барасың. Бу эш ничек башланды?
— Тамадалыкка бөтенләй уйламаганда кердем. Өебез янында “Ярдәм” мәчете урнашкан. Шунда намаз укып чыга торган гадәтем бар иде. Күңел төшенкелеге вакытында да азан тыңлап, укып кайтсам, бушанам, күңел үсә, рәхәт була иде. “ТНВ” кызлары да шунда йөри икән: никах үткәрәләр, төрле мәҗлесләр оештыралар. “Ә син нәрсә эшләп торасың?” — дим үземә. Шулай үзеннән-үзе кереп киттем. Башта авыррак булды. Чөнки сәхнә кешесе түгелмен. Телевидениедә камерага эшлисең. Ә мәҗлестә башкача, күпме кунак каршында чыгыш ясыйсың. Ярты ел эчтән үзем белән көрәштем. Киңәшләшеп, психологка бардым хәтта. Ирем Данил тәкъдиме белән, үземне сынап карар өчен, башта бушка эшләдем. Бушка дисәм дә, рәхмәт әйтеп, бераз акча биргәннәр иде. Кеше күзәтеп, күреп сайлый. Менә шулай китте. Дүрт ел алып барам. “Ярдәм” мәчете белән эшлим. Хәләл мәҗлесләр генә үткәрәм: никах, юбилей, бәби чәйләре һ.б.
— Дингә ничә яшьтә килдең?
— Аллаһы Тәгалә: “Сынау килгәнен көтмәгез. Дингә җиңел вакытыгызда килегез!” — ди. 21 яшьтән намаз укыйм. Аллага шөкер, авыр мизгелләр булып түгел. “Мин намаз укырга тиеш”, — дип күңелем белән гел аңлый идем. Әти-әни мин мәктәптә укыганда ук ураза тота иде. Аларга иярдем. Әни Балтач үзәк мәчетендә тәҗвид кагыйдәләрен өйрәтә, гарәпчә укыта. Университетта дус кызым да намазда иде. Аңа карап та өйрәндем. Гел эзләнүдә булдым. Ислам юлына килгәч, бөтен сорауларга җавап һәм тынычлык таптым. Хәзер бәби ялында да вакытны бушка уздырмыйм. Өч-дүрт ел дистанцион рәвештә дин буенча курслар үтәм.
— Данил бу яктан ничек?
— Ул дингә фаҗигале вакыйгадан соң килде. Әти кисәк үлде. Бик авыр булды.
“Өч балабыз булса иде”, — дип хыялландык”
— Данил белән танышу мизгелләрен искә төшерик әле.
— Мин I курста укыганда, Данил V курста булган. Университетта бер лифтларда йөргәнбез, аннан соң Бауман урамында капма-каршы биналарда эшләгәнбез, күрше йортларда яшәгәнбез, бер ишегалдыннан атлаганбыз, әмма танышмаганбыз. Мин “Татмедиа”да эшләгәндә, Данил “Кәеф ничек?” газетасының баш мөхәррире иде. Эш буенча аның белән элемтәгә чыгарга туры килде. Шулай аралаша башладык. Параллель рәвештә “ТНВ”да да эшлим. “Җитешмәгән җирең юк икән”, — дип, Данил соклануын белдерде. Туган көнем белән котлап, кафега чәйгә чакырды. Беренче очрашудан ук сөйләшеп сүзебез бетмәде. Уртак темалар, кызыксынулар күп. Ул: “Сине кайсы якка кайтарырга?” — дип сорагач кына, күршеләр икәнебезне белдек. 2007 елда очраша башлап, 2009 да өйләнештек.
— Шәһәр егете булуы сизелә идеме?
— Юк. Аны шәһәр егете дип әйтеп тә булмый. Данил Авиатөзелеш районының Каравай бистәсендә үскән. Җәйләре Балык Бистәсе районы Яншык авылындагы әбисендә узган. Шуңа көтү көтүне дә, хуҗалыкның да нәрсә икәнен белә. Бабай үлгәч, әби ялгыз торган. Данил гел ярдәм иткән.
— Данил Сәфәров исеме телевизион тамашачыга, укучыларга яхшы таныш.
— Данил — “Матбугат.ру”, “Татпресса.ру” порталлары хуҗасы. “ТНВ”да элегрәк “Яшьләр онлайн” тапшыруын алып барды. “Адымнар”да “Кадак” сәхифәсе — аныкы. “Инстаграм”да берничә аккаунты бар. ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелгәч, аның рәисе Марат Әхмәтов Данил белән элемтәгә чыгып, берничә проект эшләделәр. Берсе — “Блогер.Татар”. Алда тагын конкурслар көтелә.
— Үзең журналист, янәшәңдә — журналист. Җайлымы?
— Миңа шулай җиңел. Берьяктан, файдалы да. Илдәге бөтен мөһим хәбәрне тиз арада һәм кыскача аның аша беләм. Укып торасы да калмый. Икебез бер өлкәдә булгач, киңәшләр бирешәбез. Ул күп очракта мине өйрәтә. Иртәнге тапшырулардан соң кайчак: “Эфирда артык күп көләсең”, — дип әйтә. Җитди тапшыруларда алай әйткәне юк. Өйдә Данил барында үзем булган тапшыруларны карарга куркам (көлә).
— Бәхәскә керәсезме?
— Андый чаклар була. Ул да сүзен бирми, минем дә үз фикерем.
— Уртак фикергә тиз киләсезме?
— Килмәгән очракта, аңа юл бирәм. Килешмәсәм дә, ул гаилә башлыгы буларак, ирем фикерен алга куям.
— Өч бала үстерәсез, Әдилә!
— Данил белән өйләнешкәндә үк: “Өч балабыз булса иде”, — дип хыялландык. Сабирга — 10, Нәргизәгә — 6, Саматка 1 яшь. Улларыбызның туган көннәре дә бер датада — 8 апрельдә. Өч бала булу бик рәхәт. Бергә уйныйлар, күңелле үсәләр. Бер баланы үстерү дә җиңел түгел, диючеләр бар. Аллаһы Тәгалә ризыгын бирә. Бала туган саен, тормышның муллыгы, бәрәкәте арта. Ул синдә ниндидер талант ача һәм яңа эш башлыйсың, уйламаган җирдән клиентлар да килеп чыга.
— Җырчылар, алып баручыларның күбесенең баласы “Шаян ТВ”да эшли. Сезнекеләр күренми бугай?
— Сабирны “Шаян ТВ”га үткәреп карадым. Ул оялчанрак. Телевидение бөтенләй аныкы түгел. Данил да шундыйрак, фикере булса гына әйтә. Ә болай этеп, төртеп, әрсезләнеп йөрми. Сабир бу яктан нәкъ әтисе. Нәргизә башка төрле. Аны бию ягыннан әзерлим. Күз тимәсен, энергиясе ташып тора. Төрле конкурсларда катнаша. “Инстаграм”да Нәргизәгә аерым аккаунт ачып, шигырьләрен элеп барырга телим. Ә Саматка шәхси бакча белешеп йөрибез. Көненә 3-4 сәгатькә булса да бирер идек. Нәргизәне дә 1,5 яшьтән йөрттек. Бу баланың үсешендә бик сизелә. 3 яшькә хәтле өйдә бикләнеп утырып, аннары гына җәмгыятькә кушылу авыррак.
“Милли тауарлар кибете ачар идем”
— “Инстаграм”да матур милли калфаклар тәкъдим итәсең. Аларны үзең тегәсеңме?
— Никахлар үткәргәч, кәләшләр күлмәк, калфак буенча күп мөрәҗәгать итә. Бер тегүче белән сөйләшеп, төрле төстәге күлмәкләр тектердем, шуларга туры китереп, калфаклар ясаттым. Ул калфакларны “Инстаграм”да аерым тәкъдим итә башладым. Кызыксыналар. Җайлы, җиңел һәм күзне иркәли торган тауар. Балаларымның да миллилекне күреп үсүен телим. Милли музейны хәтерләткән, милли тауарлар сата торган кибетемне булдыру хыялы белән яшим.
— Гаилә, өч бала, телевидение, мәҗлесләр, тагын күп башка эшләрең бар. Ничек өлгерәсең?
— Бөтен эшне телефонга язып куям, махсус календарем бар, шуңа терким. Башта ашыгычларын төгәлләргә тырышам. Нинди генә эш булмасын, беренче чиратта гаиләм өчен һәрчак ашым әзер торырга, иртәгә балаларым мәктәпкә-бакчага нәрсә киеп бара, ул бөтен нечкәлегенә хәтле бүген хәл ителгән булырга тиеш. Бәйрәмнәргә бүләкне дә көне җиткәч түгел, иртәрәк алып, матур итеп бизәп куям. Мәҗлесләргә сценарийларны да алдан язып, башымда төрле идеяләрне туплыйм. Планлы эш таркалмас! Шул девиз белән эш итәм.
Лилия ЙОСЫПОВА.