• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәламәтлек

“Начар уйлар, депрессиядән эш кенә коткара”

“Начар уйлар, депрессиядән эш кенә коткара”

“Авито.Услуги” аналитиклары исәпләгәнчә, соңгы бер елда психолог, психиатрларга сорау 80-90 %ка арткан. Хәер, моны шул өлкә­дә эшләүче белгечләр үз­лә­ре дә яшерми — аларның буш вакыты юк дияр­лек. Психология фәннәре магистры, психолог Чулпан Фидаил кызы НИГЪМӘТ­ҖАНОВА бе­лән дә шул хакта сөйләштек — ни сәбәпле эч пошу, депрессия кебек чирләр елдан-ел арта? Моны булдырмас өчен ниш­ләргә?

 

— Чулпан, халык арасында мәзәккә охшаган сүз­ләр йөри. Имеш, өл­кән яшьтәге әби табибка барган да: “Әйтегез әле, нер­вы нәрсә ул? Килен һаман: “Нервым бетте”, — дип зар­лана. Ул әйбернең кайда икәнен дә белмим”, — ди. Чынлап та, әби-бабайлар нинди авыр заманда яшәп тә, депресси­я­гә бирелмәгән. Ә бүген бу турыда күпләр белә. Аеруча яшь­ләр моннан интегә. Сә­бәп нәрсәдә дип уйлыйсыз?

— Беренчедән, бүген ке­ше­лек ныклап торып үзен өй­рәнә башлады. Балачагын, үткәнен анализлый, бу хәтта ниндидер бер яшәү рә­вешенә әйләнде…

Яңалык түгел — әби-бабайлар ул хакта уйланмаган. Аларның максаты — тамак туйдыру, исән калу, балаларын аякка бастыру. Әлбәттә, аларның да ирләре, балалары белән бәйле проблема­ла­ры булган. Тик тирәнгә ке­реп анализларга, үзендә казынырга вакытлары җит­мәгән. Ә бүген… Аллага шө­кер, та­мак проблемасы юк. Ке­ше­­лек дөньясын икенче әй­­берләр кызыксындыра. Үзең­не ана­лизлау, якыннарың бе­лән мөнәсәбәтләрне өй­рәнү — хәзер болар бе­рен­че планга чыкты дисәм дә бу­ла. Көн саен интернет челтәреннән, башка чыганаклардан безгә бу хакта тукып торалар. Һәм менә бу — шуларның йогынтысы да.

— Ә үзеңдә казыну ки­рәкме соң?

— Әйтәм бит, һәр заманның үз проблемалары. Тормышыңны анализлау бүген нор­мага әйләнеп бара. Ке­ше­ләр төрле сорауларга җа­вап эзли. Бу бүген генә барлыкка килгән проблемалар түгел. Безнең әби-бабайлар, әти-әниләр дә балачак, яшьлекләрендә төр­ле авырлыклар белән очрашкан. Тик теге яки бу хәлне ана­лизлап, ул хакта сөй­лә­шеп утыручы булмаган. Мисал өчен, миңа 68 яшьлек бер ханым консультациягә ки­лә. Балачагындагы проб­лемалары аны психосоматик авыруларга китергән. Мон­нан чыгарга табиблар бу­лыша алмаган. Шу­ңа да психологларга мө­рәҗәгать иткән. Аның белән һәр вакыйганы “сүтеп җыйдык”. Чынлыкта бу проблема бик киң таралган. Ул заманда әти-әни кызын кияүгә озатканда: “Кияүгә чыктың икән, ничек булса да түз, сабыр бул”, — дип өйрәткән. Ана бе­лән кыз күзгә-күз карап сер­ләшмәгән. Әни булгач та, хатын-кыз балалары белән ачыктан-ачык сөй­ләш­мәгән. Бу әтиләргә дә кагыла. Ә бү­генге яшьләр бүтән, аларның бөтен сорауга да җавап аласы килә. Менә шуңа да алар психологларга йөри, төр­ле тренингларга, марафоннарга языла.

— Чынлап та, бүген психология белән бәйле тренинглар, курслар, марафоннар бик популяр. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез нинди?

— Әйе, алар бик күп. Соң­гы бер елда мондый курслар, тренинглар берничә тап­кыр артты. Һәм бу дөнья буйлап шулай. Моның сәбә­бе бик гади — пандемия сә­бәпле, кешеләр өйдә утырды. Һәм аларның үзлә­рендә ка­зыну өчен буш вакыты бар­лыкка килде.

— Бу начармы, яхшымы?

— Телибезме, юкмы, һәр заманның үз мавыгуы, яңа­лыгы формалаша. Шулай бул­гач, тренинг, марафоннарны начар дия алмыйм. Бу — заман таләбе. Әмма мо­ның икенче ягы бар: бү­ген һәр кеше үзен акыл өй­рәтә алам дип саный. Бернинди мах­сус белеме, тәҗ­рибәсе булмаганнар төрле курслар үткәрә. Нәтиҗәдә ул кешенең проблемасын ача, ләкин яп­мый. Ә бит ул проблемаларны “эшләп” бетермәсәң, ке­шедә җитди психологик авырулар башланырга мөм­кин. Шуңа күрә мондый профессионал булмаган тре­нингларны хәтта куркыныч дияр идем. Әгәр кеше үзен өй­­рәнергә, якыннары белән мөнәсәбәтен анализларга тели икән, фәкать профес­сио­налларга мөрәҗәгать ит­сен.

— Тагын бер җитди проб­лема турында сөйләшәсе килә. Әтиләр һәм балалар проблемасы мәңгелек те­ма саналган. Ике буын арасында капма-каршы фикер булу, бер карасаң, әллә ни га­җәп тә түгел. За­ман, яшәү рәвеше үзгә­рә… Бү­ген бигрәк тә тиз темплар бе­лән бара. Тик нинди генә мөнәсәбәттә булса да, әти белән әни һәрвакыт иң кадерле кеше саналды, саналган. Бактың исә бүген яшь­ләр, бигрәк тә танылган блогерлар арасында “гов­но отец”, “говно мать” ди­гән термин бар икән. Башта ниндидер матди бай­лыкка ирешеп, әти-әни­е­­­ңә яр­дәм итәсең. Шул рәвешле алар каршында нинди биеклеккә ирешкәнеңне раслыйсың. Янәсе, ул әйберләрне бирә алмадыгыз, ә мин бирдем. Ме­нә күрдегезме, мин нинди “текә”!

— Чынлап та, соңгы ел­лар­да ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр җиңел түгел. Моны күп психолог таный. Ни кызганыч, ике арадагы упкын тирәнәя ба­ра. Моның сәбәпләре төр­­ле. Шул ук психология бе­лән бәйле китаплар, курс­лар, ма­рафоннарны алсак, аларның барысы да диярлек бер фикерне алга сөрә: “Бөтен проблемалар да балачактан”. Янәсе, әти-әни безне үс­кәндә мактамаган, күңелне аңламаган һ.б. Шу­ның өчен тормышта үз юлымны, үз урынымны та­ба алмыйм… Әйдәгез, ти­рән­рәк уйлап карыйк: әти-әниләр үзләре дә шулай үс­кән, аларны да күк­кә чөюче булмаган. Теләсә кай­сы проблеманы бу шулай булырга тиеш дип кабул ит­кән…

Яныма аталарын күралмас дәрәҗәгә җиткән кыз ба­лалар еш килә. Алар әтиләре турында зур нәфрәт бе­лән сөйли: әнисен кыйнаган, аңа карата бик кырыс булган. Алай гына да түгел, шундый иргә түзеп яшәгән өчен әниләрен каһәрлиләр. Янәсе, шуңа күрә ул хәзер шәх­си тормышын көйли алмый. Һәм бу бик куркыныч. Нәф­рәт, үпкә белән яшәү ке­шене эчтән җимерә.

— Әти-әнисенә шундый рәнҗүе булган балаларга нинди киңәш бирәсез?

— Алар безне дөньяга ту­дыр­ган, ашаткан, киендер­гән, укыткан. Әлбәттә, ял­гыш­лыклар киткәндер, тик хәл­­ләреннән килгәнчә, мөм­кин­лекләре булганча тәр­бия­­лә­гәннәр бит. Киресенчә, шундый авырлыкларга түзеп яшә­гән әниегезнең хәленә ке­­­регез, бу очракта ул да кор­­бан бит. Әтиегезне дә га­фу итегез.

Клиентларым белән башта гештальт-терапия үткә­рәм, ягъни гафу итәргә өй­рәнәбез. Чөнки өлкән кешене инде үзгәртеп булмый, алар — бүтән тәрбия алган, тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр. Әти-әнине без­гә гомер бүләк иткән, аякка бастырган кеше буларак кабул итәргә өйрәнәбез. Һәм бернигә карамастан, аларга рәхмәтле булырга тиешбез. Кайчандыр алар безгә нәр­сә­дер биргән булса, хәзер без бирәбез. Шалтыратып хә­лен белү, кочаклап бер җы­лы сүз әйтү, көнкүрештә яр­дәм итү — барысы да шу­ңа керә.

— Психологларга кайсы очракта мөрәҗәгать итәргә кирәк? Гади борчу депрессиягә китермәсен өчен нишләргә?

— Әгәр тынгы бирми торган проблемагыз бар һәм ул яшәргә комачаулый икән, белгечләргә барыгыз. Бары алар гына дөрес дәвалану техникасын, методикасын сайлар. Әгәр кемнәндер ишетеп, укып кына үзегездә казынырга уйласагыз, бу кат­гый тыела! Ышаныгыз: ул тискәре нәтиҗәләргә ките­рәчәк! Хәтта кеше үз-үзе­нә кул салуга кадәр барып җи­тәргә мөмкин.

Тормышка җиңелрәк карагыз. Моны пациентларымда да күрәм: кирәкмә­гән уйлар белән яшиләр. Имеш, ул бәхетсез, аны гы­на начарлыклар сагалап йөри… Ә чынлыкта боларны кешеләр үзләре уйлап чыгара. Һәм шул юләр фикерне башында йөртә башлыйлар. Нәти­җә­дә депрессия барлыкка килә. Психолог буларак төп ки­ңәшем — эшсез тормагыз. Начар уйлардан, депрессия­дән эш кенә коткара. Буш вакытыгыз калмасын! Үзегездә артык казынмагыз, ки­черә белегез. Ти­рә-яктагы матурлыкны кү­рер­гә өй­рә­негез.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.

 

 

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru