• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 17.08.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“Янгурчага кунакка килгән кебек булдык”, — диләр”

“Янгурчага кунакка килгән кебек булдык”, — диләр”

Башкортстанның Стәрлебаш районы Янгурча авылында 2019 елдан “Әбигә кунакка” (“В гости к бабушке”) дигән тур оештырыла башлады. Килгән туристларны үз өендә пенсионер Ләлә апа Сө­ләй­манова кабул итә. Әлеге тур үз эченә күп пунктны ала: авыл та­­рихы, гореф-гадәтләр белән танышу, милли ризыклардан, тәмле үлән чәй­ләреннән авыз итү, аларны әзерләү серләрен өйрәнү — бөтенесе дә бар. Турның идея авторы һәм гамәлгә ашыручы — Ләлә апаның Уфа­да яшәүче кызы Ләйсән Сөләйманова.

— Башкортстанның көньягында мондый турлар юк иде. Үзем шул як­тан булгач, оештырырга уйладым. Авыл туризмы үсәчәгенә ышанам, — ди Ләйсән. — Исеменә килгәндә: “Нишләп “Нәнәйгә яки карт әни, әсәйгә кунакка” дип куймыйсың?” — диючеләр дә булды. Турист­лар арасында татар, башкортлардан тыш руслар, башка милләт кеше­лә­ре дә бар. Без­гә төрле яклардан киләләр. “В гости к бабушке” дигәч, һәр­кемгә аңлашыла.

 

Янгурча авылы Уфадан 180 чакрымда урнашкан. Ара ерак дип тормыйлар, бире­дәге турга килүчеләр саны ар­та башлаган. Аларны төр­кем-төркем җыеп, Уфадан автобус белән алып килә­ләр. Ләйсән үзе дә Янгурча авылы кызы. 2009 елдан Уфа­­да туризм бизнесында эш­­ли. “В гости к бабушке” дип аталган турны туган җи­реннән башларга уйлаган. Чөнки табигате матур, күр­сә­терлек урыннары күп, туристларны ачык йөз, тәмле аш­лар белән каршы алучы әнисе бар.

— Авыл зур түгел, әмма халкы тырыш. Бездә буш йорт юк. Күпләп мал асрыйлар, эшмәкәрлектә кайныйлар. 2016 елда яңа мәчет тө­зелде, — ди Ләйсән. — Әле­ге турны ике ел элек оеш­тыр­дык. Ул вакытта авылга сәя­хәткә бару ди­гән сүзгә ке­шеләр ничектер көлебрәк карый иде. “Кем килсен ин­де?” — дип гаҗәпләнүчеләр дә булды. Пандемия башлангач, авыл туризмы үсеш ягына чыкты. Бу — хәмерсез тур. Туристларны үз әниемә кунакка алып барам.

Ләлә апага 63 яшь. Ире күп­тән бакыйлыкта. Ком­байн­да эшләгән чорда фаҗигагә юлыккан.

— Әни гомер буе хез­мәт­тә булды. Безне — ике ба­ла­сын берүзе үстерде. Әти ара­дан киткәндә, миңа
14 яшь иде. Заманында әни авылда чәчәк бизнесы булдырды. Тормышны шулай алып барды. Авылда беренчеләрдән булып рульгә  утырды. Ул һәр­чак ачык йөз­ле, мөлаем, тырыш, пөхтә. На­маз укый. Туристлар аның турында гел җылы фикер­ләр әйтә, — ди Ләй­сән. — Үз өе­безгә турны оештыргач, йон эрләү, ке­ләм сугу осталары, пима басучылар, фермерлар да моңа кушылды. Бу тур авылга да үсеш бирә. Әни туристларны хуҗалык белән таныштыра, татар һәм башкорт милли ризыкларын (бишбармак, кыстыбый, бавырсак һ.б.) әзерләү серлә­рен өйрәтә, осталык дәресләре күрсәтә, азактан бергә­ләшеп шушы тәм-том бе­лән чәй эчәбез. Өстәлдә турист­лар төркеме өчен һәрчак үзе әзерләгән катык, каймак, эремчек, бал тора.

Янгурчада бай музей бар. Туристлар белән шунда керәбез. Аны мәктәп укытучысы Гөлшат Галиәхмәтова оештырган. Авылның истә­лекле урыннарын күреп, җә­ен җиләк җыеп, бакчаларны карап, әнидә төрле дару үлән­­нәре белән танышып, җы­еп киптерелгән шифалы чәй эчеп, кешеләр ял итә, бик канәгать булып китәләр. “Үзебезне Янгурчага кунакка килгән кебек тоя­быз”, — ди­ләр. Бу турның алга таба тагын да үсүен те­лим. Кем­нәр авылда тора һәм мондый эш­не оештырып җибәрергә теләге бар, тик тәҗрибәсе җитми икән, аларга шу­ны өй­рәтәм, франшиза тәкъ­дим итәм. Үзебездә чикләр юк, бу турны Россиянең ­те­­ләсә кайсы ноктасында оеш­тырырга була. Шәһәрдә яшәүче­ләр ешрак стресс ки­че­рә, та­выш, ыгы-зыгыдан да арыйбыз. Кемнәрдер туган авылына кайтып бушана ала. Тик кайберәүләрнең авыл белән инде тамыры өзелгән, бе­рәү­ләр чыгышы бе­лән шә­һәр­дән. Шуның өчен бер-ике көн­гә генә булса да авылга ба­рып, бире­дәге тормышны күреп, балачакларын, тарихны искә тө­шереп, ял итеп ки­тәргә те­ләү­челәр артачак дип уйлыйм.

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

 

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”
Сәхнә арты

Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”

by irekmanager irekmanager
11 августа, 2025
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru