“Озак яшәү сере — ачу сакламауда”

Татарстанның элекке сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның дәү әнисенә 100 яшь тулган. Сәлимә апа Зарипова Яшел Үзән районының Норлат авылында кызы Гөлфирә апа белән кияве Илдар абый тәрбиясендә яши.

— Балачакта курыкканда әбием кочагында тынычлык таба идем. Авылда дәү әни турында, кеше белән уртак тел табучы, мөнәсәбәт­ләрне җайлый белүче, оештыручы, эшлекле, диләр. Безнең әби “бизнесвумен” булган икән бит, — ди экс-министр. Адел Вафин дәү әнисенең озак яшәү серләре белән дә бү­леште.

  1. Туклану. Әбием: “Абыйларыбыз гел ит ашый иде, шу­ңа сәламәт булдылар”, — дип сөйли.
  2. Хәрәкәт. Авыл җирен­дә кеше гел хәрәкәттә. Терлеген карыйсы бар. Башка мәшәкатьләр дә җитәрлек. Кер чайкар өчен 1,5 чакрым ераклыктагы кизләүгә барырга туры килә иде. Әбием 10 ел урын өстендә яткан бабамны карады. Күрше авылга йөреп эшләде.
  3. Көндез йоклап алу. Мөмкинлек булган саен, аз­га гына булса да ятып ала.
  4. Үзеңә битараф булмау. Әбиемдә II тип ши­кәр диабеты. Ләкин ул үзен гел карап тора. Вакытында ки­рәкле даруларын эчә, диета сакларга тырыша, бу яшәү сыйфатын яхшырта.
  5. Үпкә белән яшәмәү. Әби­­ем бүген булган борчуларны иртәгә оныта белә. Ачу сакламый, үпкәләми. Әбием тормышның кадерен белеп, яратып яши.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх