МИЛӘҮШӘ НИК ЧӘЧӘК АТМЫЙ?
Миләүшә гөле (фиалка) ник чәчәк атмый дип сораучылар күп. Беренчедән, зур чүлмәккә утыртылган, икенчедән, ян сабакчалар җибәреп үрчеп беткән гөл чәчәк атмый.
Зур чүлмәктә чәчәк ата торганы — күптәнге сортлар. Сортлы миләүшәләргә биеклеге 7 см, диаметры 9 см лы кечкенә чүлмәк кирәк. Тирән, киң чүлмәккә утыртсагыз, ул тамыр үстереп бетермичә, чәчәк атмаячак. Миләүшә тамырлары чүлмәк кырыена тия башлагач кына чәчәк атарга керешә. Зур чүлмәктә тамыр үстергәндә, яфрак күп чыгара. Ян сабакчаларын даими өзеп торырга кирәк, аларны пинцет белән алырга уңайлы. Төбе калса, чирләргә мөмкин. Сабакчасын алган урынга активлаштырылган күмер сибегез. Зуррак ян сабакчаларны утыртып куя аласыз.
Ян сабакчаны чәчәк яфрагы белән бутамагыз. Чәчәк яфрагы очлырак булып чыга (1 нче рәсем). Шикләнсәгез, яфракның бераз үскәнен көтегез. Ян сабакча чәчәк угы җибәрми. Көчен аны үстерергә биреп, гөл чәчәк атмаячак. Аскы рәттәге карт яфракларын да алыгыз (2 нче рәсем).
Туфрагы тыгыз булса, кипсә яки артык су сибелсә дә чәчәк атмый. Суны әз-әзләп чүлмәк кырыеннан гына сибегез. Бүлмә температурасы 20-25 оС булырга тиеш. Ике елга бер туфрагын алыштырыгыз. Фиалкаларга фосфор кергән ашлама сибегез. Азотлысын чәчәк атып бетергәч, яфрак үстерсенгә генә сибәргә кирәк.
Эльмира ИСХАКОВА, Казан.