• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.06.2023
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

НИНДИ СОРТ ЯХШЫРАК?

НИНДИ СОРТ ЯХШЫРАК?

 

Бездә үстерү өчен яхшы помидор сорт­лары белән таныштырсагыз иде. Аларны кайчан чәчәргә икән? Помидорны бакчага да, теплицага да утыртабыз, әм­ма бик озын сабаклылары ошамый.

Зәйтүнә, Арча районы.

Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:

—  Үзем дә яңа төрләр бе­лән кызыксынам һәм ел саен 20-25 сортны сыныйм, алар арасыннан ошаганнарының орлыгын алам. Кыска сабаклылардан иң югары уңыш бирә торган сорт — “Монгольский карлик”. Помидорлары 200 граммлы. Ул иң беренче кызара башлый һәм кырауларга кадәр уңыш бирә. Тәрбиягә талымсыз, бәйлисе, ян сабакчаларын өзә­се юк. Тамырдан 4-5 са­бак чыга һәм җиргә ятып үсә. Су сип тә, помидорын җый.

Тагын “Ляна” сортының са­багы биек үсми, уңышы югары, помидорлары 100-150 граммлы. “Дамский угод­ник”ның помидорлары озынча, тозлар өчен яхшы, уңышы югары. Тагын кыска сабак­лылардан: “Взрыв”, “Ямал”, “Сладкий мой”, “Любаша” сортларын атый алам.

Теплицада югары уңыш би­рә торган һәм тәмле, эре помидорлы сортлар: “Розовый мед”, “Клюв орла”, “Русский любительский сладкий” һәм башкалар. Аларны бер яки ике сабаклы итеп формалаштырырга кирәк.

Помидорны грунтка яки теплицага утыртырга 65-70 көн кала чәчәргә кирәк. Тишелү өчен 5 көн кирәк, ди­мәк, үсенте даими урынга утыртканда, 60-65 көнлек булырга тиеш. Тәҗрибәле бакчачылар иртәрәк тә чәчә, чә­чәк ата торган үсентене утырта һәм яхшы уңыш ала. Би­­ек үсә торган сортларны ян сабакчаларын өзеп, формалаштырырга кирәк. Үсенте озын үссә дә куркыныч тү­гел. 15 см очын кыйгачлап ки­­сеп алып, банкага суга утыртырга була. 5-6 көннән ул тамыр җибәрәчәк.

Хәбәрләр

Малайлар арасында “Татар азаны” бәйгесе уза. Сайты: azan.tatar

17 илдән 22 мәгариф министры 7-10 июньдә Казанда халыкара форумда катнашачак.

Төркиядә Президент сайлауларының икенче турында хәзерге Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган — 52,13 %, оппозициядән Кемаль Кылычдароглу 47,87 % тавыш җыйган.

1 июньнән Россиядә биометрияле 10 еллык чит ил паспортлары яңадан бирелә башлый.

Татарстанда үзмәшгульләр 260 меңнән арткан.

Казанда XI сыйныфны тәмамлаучы һәр унынчы укучы медальгә дәгъва кыла.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”
Сәхнә арты

“Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр”

by irekmanager irekmanager
11 июня, 2021
“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”
Тату гаилә

“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2023
11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР:  “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”
Татар дөньясы

11 БАЛАЛЫ КОРМАНАЕВЛАР: “БӘХЕТ АКЧАДА ТҮГЕЛ, ИҢ ЗУР БАЙЛЫК — ГАИЛӘБЕЗ”

by irekmanager irekmanager
3 мая, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru