“ДӨЯ ТӨКЕРӘ, ДИЛӘР, БЕЗНЕКЕЛӘР ӘДӘПЛЕ”

Чүлдә генә очрый торган дөяләр акрынлап үзебездә дә күренә башлады. Бу җылы як хайваннарын асраучылар сирәк булса да, бар. Шуларның берсе — Тукай районы Боерган авылында яшәүче фермер Фаил абый Хөснетдинов.

Фермерның мал-туары җитәрлек. 20 гә якын аты, 30 лап савым сыеры, 600 дән артык сарыгы, кәҗәсе дисеңме… Аларга өстәп, Оренбург өл­кәсеннән дөяләр алып кайтканнар, ишәкләре дә бар.

— Африка дөяләре сыман түгел болар, салкын­га чыдам, буйлары 2 метрга җитә, шуңа да биек аб­зар кирәк булгач, күрше Колыш авылының иске кол­хоз фермасы бинасын сатып алдым, — ди Фа­ил абый.

Дөяләр бишәү, бәләкәче бирегә кайткач туган. Йонна­ры яз көне үзе коелып бе­тә икән. Сыер кебек үк туклана­лар. Печән, салам, арпа, со­лы ашыйлар.

— Кәбестә яфрагын яра­та­лар. Бигрәк тә пекин кә­бес­тәсен үз итәләр. Ашауга та­лымсыз. Җәй көне су­ны күп эчәләр, — ди Фаил абый.

Хөснетдиновлар малларга фураж, катнашазыкны да үз­ләре әзерли. Техникалары җитәрлек, тегермән сатып ал­ганнар. Сөттән экологик чис­та продукт әзерлиләр. Даи­ми клиентлары бар. Люция апа белән Фаил абыйга өч баласы да булыша. Җиде оны­гы да хезмәт яратып үсә. Сарыкларны, гадәттә, корбанга саталар. Дөяне дә кор­банга суярга була. Әмма Хөснетдиновлар аларны баш­ка максат белән алган: кызлары Инзилә авыл туризмын үстерү теләге белән яна башлаган.

— Без — авылныкылар. Бу канга сеңгән. Дүрт бала­бызга сәләтләрен камил­ләш­терергә мөмкинлекләр бул­ган­га гына Чаллы шәһә­рен­дә яшәргә туры килә. ­Ял­ларда, җәй көннәрендә гел авылда булабыз. Әти — тәҗ­ри­бәле фермер. Бездә мал-ту­ар җитәрлек. Мондагы тор­мышны “Инстаграм”га куя башлагач, кызыксынучылар, килеп күрергә теләүчеләр артты. Шуннан авыл туризмы белән кызыксынып киттем. Авылыбыз табигатьнең гүзәл почмагында — Ык буенда урнашкан. Монда туризмны үстерү өчен мөм­кин­лекләр җитәрлек, — ди Ин­зилә.

Туризм балалар өчен дә кызык һәм файдалы булыр иде, диләр.

— Җәй көне меңләп каз алабыз. Балалар телефоннан аз булса да аерылып ­то­ра, бәбкә карыйлар. Шә­һәр балалары арасында: “Бу нин­ди кошлар?” — дип со­рау­чылар бар. Кошларны, мал-туарны таныту, авыл тормышы белән таныштыру өчен дә кирәк туризмны оеш­тыру. Тик дәү­ләт ярдәменнән башка булмый. Койма тотканда баганалар өчен ге­нә дә 50 мең сумнан артык акча китте. Дөя булу бер хәл, кешегә матурлык күр­сә­тергә кирәк. Бу — чыгымлы эш, — ди Инзилә.

Хөснетдиновлар бу проектны Авыл хуҗалыгы ми­нистрлыгына тәкъдим итәр­гә, авыл туризмын җәелде­рер­гә хыяллана. Тик әлегә бу программа тулы көченә эш­ләмәгәнгә, грант өчен до­кументлар кабул ител­мә­гән. Дөяләрне Сабан туена алып чыгарга җыеналар.

— Моңа кадәр бәйрәм­нәргә ишәкләрне алып ба­ра идек. Балалар аларны күр­гәч сөенә, фотога тө­шәләр. Бы­ел дөяләрне дә алырбыз, мөгаен. Чыдам, сөйкемле, са­быр бу хайваннар күп­­ләрнең күңеленә хуш ки­лер. Дөя төкерә, ди­ләр, тик без­­неке­ләр андый түгел, әдәп­ле­ләр, — дип елмая Фа­ил абый.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх