СУГАН ОРЛЫГЫ НИК САКЛАНМЫЙ?От irekmanager irekmanager / 22 марта, 2022 30 елдан артык суган сөенчеге үстереп, орлыгын да үзебез ясыйбыз. Соңгы бер-ике елда орлык язга хәтле сакланмый, кибә. Баш чыгармаслык итеп, сөенчекне ничек дөрес киптерергә? Фәнил ИСМӘГЫЙЛЕВ, Сарман районы Җәлил бистәсе. Мәймүнә МОТАЛЛАПОВА, Балык Бистәсе районы Масловка авылы: — Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, минемчә, сөенчекнең саклануы көзен җыеп киптерү һәм тиешенчә урнаштыруга карый. Үзебез суган сөенчеген йолкыгач, түтәлдә киптерәбез. Һава торышы үзгәрәсе булса гына ышыкка кертәбез. Аннан чыгарып, тагын киптерәбез, суган кабыгының берәр каты куба башлагач (без аны: “Җырлый башлый”, — дибез), әрҗәләргә тутырып, ышык урынга куябыз. Көннәр салкынайта башлагач, өйгә кертеп урнаштырабыз. Суган тышта озак торырга тиеш түгел, салкында калса, өйгә кергәч, дымлана. Андый суган тиешенчә сакланмый. Без караңгы бүлмәдә әрҗәләрне берсе өстенә икенчесен куеп, язга кадәр саклыйбыз. Шифоньер өстендә, бүлмәнең бер почмагын бүлеп саклаучылар да бар. Суганга вакытсыз кагылырга ярамый, язга кадәр шулай торырга тиеш. Вак суган язга хәтле кибә. Бездә хәзер суганны кул белән берәмтекләп чистартучы юк. Амбарларда икмәк или торган сеткадан суган чистартырга җайланма ясадык. Бик ваклары сеткадан җиргә төшә, аларын алмыйбыз. Хәзер үк урнаштыру
Фәнил ИСМӘГЫЙЛЕВ, Сарман районы Җәлил бистәсе.
Мәймүнә МОТАЛЛАПОВА, Балык Бистәсе районы Масловка авылы:
— Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, минемчә, сөенчекнең саклануы көзен җыеп киптерү һәм тиешенчә урнаштыруга карый. Үзебез суган сөенчеген йолкыгач, түтәлдә киптерәбез. Һава торышы үзгәрәсе булса гына ышыкка кертәбез. Аннан чыгарып, тагын киптерәбез, суган кабыгының берәр каты куба башлагач (без аны: “Җырлый башлый”, — дибез), әрҗәләргә тутырып, ышык урынга куябыз. Көннәр салкынайта башлагач, өйгә кертеп урнаштырабыз.
Суган тышта озак торырга тиеш түгел, салкында калса, өйгә кергәч, дымлана. Андый суган тиешенчә сакланмый. Без караңгы бүлмәдә әрҗәләрне берсе өстенә икенчесен куеп, язга кадәр саклыйбыз. Шифоньер өстендә, бүлмәнең бер почмагын бүлеп саклаучылар да бар. Суганга вакытсыз кагылырга ярамый, язга кадәр шулай торырга тиеш. Вак суган язга хәтле кибә. Бездә хәзер суганны кул белән берәмтекләп чистартучы юк. Амбарларда икмәк или торган сеткадан суган чистартырга җайланма ясадык. Бик ваклары сеткадан җиргә төшә, аларын алмыйбыз.