Безнең бакчаларда чия — иң таралган культура, әмма аны үстерү башка җиләк-җимештән, мәсәлән, кура җиләге, карлыганнан катлаулырак. Бу — беренче чиратта чиянең күп сортларының үзлегеннән серкәләнмәве, серкәләндерә торган сорт таләп итүе белән бәйле.
Бакчамда күп еллар “Маяк” чиясе үсә. 2 метрга кадәр үсә, югары уңыш бирә торган куак. Чияләре эре, әчкелтем-баллы, ел саен уңышы мул була.
Шулай ук үзлегеннән серкәләнә, соң өлгерә торган “Любская” сортын тәкъдим итәм. Ул 2-2,5 метрга кадәр үсә, уңышны күп бирә, чияләре шактый эре, тәмле. “Шоколадница” — шулай ук үзлегеннән серкәләнә торган уртача өлгерешле сорт. Чияләре уртача зурлыкта. “Шубинка” — уртача өлгерешле, үзлегеннән серкәләнә торган агач чия, җимешләре уртача зурлыкта.
Франс ХӘЛИЛОВ, танылган бакчачы.