• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 02.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

“АВЫЛГА ДА, ЧИТ ИЛГӘ ДӘ БЕР МАШИНАДА”

“АВЫЛГА ДА, ЧИТ ИЛГӘ ДӘ БЕР МАШИНАДА”

Әлмәт егете Эльдар Миңнегалиев 2010 елгы “Лада Приора” машинасы белән уннан артык илгә барырга, өч океан күрергә өлгергән. Автомобильдә сәяхәт итү серләре турында ул безгә дә сөйләде.

— Эльдар, спидометр ничәне күрсәтә?
— Хәзерге вакытта 267 мең км юл узганмын. Автомобиль сатып алганда, шулай сәяхәт итәрмен дип уйламаган да идем. Хәзер авылга да, чит илгә дә шул бер машинада йөрим.
— Иң беренче сәфәреңне хәтерлисеңме?
— 2015 елда эш буенча Пензага, аннары Оренбургка барырга кирәк иде. Янәшәдә генә Волгоград, аннан Казахстанга да ерак калмый, дип уйладым. Кыскасы, тәвәккәлләдем.
— Иң озын сәяхәтең хакында сөйлә әле.
— 2016 елның язында Алтын боҗра шәһәрләре-Мурманск-Санкт-Петербург, шул ук елны көз көне Пермь-Екатеринбург-Чиләбе маршруты буенча сәяхәт иттем. 2017 елда иң озын сәфәр булгандыр. Татарстаннан Владивостокка барганда, Россиянең барлык шәһәрләре аша диярлек уздым. Хәтта Монголия белән Кытайны күреп чыктым. Соңрак Грузия-Төркия, Тбилиси-Батуми-Истанбул, аннары Европа илләре буйлап Минск-Варшава-Прага-Мюнхен-Париж-Берлин шәһәрләренә дә машина белән барырга насыйп булды. Пандемия вакытында Алтайны күреп кайттым. Былтыр Архангельск, Карелия якларын урадым. Һәр сәяхәт үзенчәлекле. Барысын да фотога төшереп барырга тырышам. Сәяхәтчегә яхшы фотоаппаратка акча кызганмаска кирәк.
— Машинада сәяхәт итүнең нинди үзенчәлекләре бар?
— Еш кына рульдә туктамыйча 8-10 сәгать барырга туры килә. Озак вакыт утырырга яратмаучыларга мондый сәяхәт ошамаска мөмкин. Аның каравы машинаң белән теләгән җиргә барырга була. Тәрәзәдән матур җир күрдең, ди, туктап фотога төш, рәхәтләнеп ял ит. Маршрутны үзең төзисең. Машина белән сәяхәт итү кыйммәткә төшми. Автомобильдә йокларга йә чатыр корырга була. Йокы капчыгы, урындык, кайбер запас частьлар үзем белән йөри. Шөкер, юлда ватылганым юк.
— Тагын кайсы илгә барырга хыялланасың?
— Автомобилем яңа түгел, бик ерак юлга чыгарга шүрләтә. Шулай да быел Әрмәнстан, Азәрбайҗанга барырга теләгән идем. Тик әлегә чикләр ябык.

Эльдар МИҢНЕГАЛИЕВтан 5 киңәш:
1. Юлга чыкканчы, автомобильгә техник тикшерү уздыру мөһим. Маен алыштырасың, тәгәрмәчләрне тикшерәсең. 7-8 елдан күбрәк йөргән машинага тулы диагностика үткәрү дә комачауламый. Мин кайчак двигательне видеокамерага төшереп карыйм.
2. Юлга үзең белән антифриз, май, шәм, лампочкалар һ.б. шундый запас частьларны алырга киңәш итәм.
3. Маршрутны өйрәнсәң, федераль трассаларны сайласаң әйбәт. Әйләнгеч булса да, яхшы юл ышанычлы.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ЭФИР КӨНЕ ЯКЫНЛАШКАНДА, ЙОКЫМ КАЧА ИДЕ”
Сәхнә арты

“ЭФИР КӨНЕ ЯКЫНЛАШКАНДА, ЙОКЫМ КАЧА ИДЕ”

by irekmanager irekmanager
31 марта, 2023
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯДӘ МӘЧЕТСЕЗ БУЛМЫЙ
иман нуры

ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯДӘ МӘЧЕТСЕЗ БУЛМЫЙ

by irekmanager irekmanager
25 ноября, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru