• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“МӘСКӘҮДӘ МИЛЛИОН ЯРЫМ СУМ АКЧА СОРАДЫЛАР”

“МӘСКӘҮДӘ МИЛЛИОН ЯРЫМ СУМ АКЧА СОРАДЫЛАР”

Бөдрә кара чәчле яшь актер Фәрһад Мөхәммәтҗанов “Татарстан-Яңа гасыр” каналында барган беренче татар ситкомы “Рәхәт яшибез”, “Бер-бер хәл” сериаллары аша тамашачыга танылырга өлгерде. 21 яшендә генә булса да, фикерле, талантлы, тырыш ул. Фильмнардан тыш, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлады. Беренче сезонда ук аңа премьера спектаклендә баш рольне ышанып тапшырдылар. Фәрһаднең иҗаты, киләчәккә планнары турында үзе белән сөйләштек.

“Синең тавышыңны халык ишетергә тиеш”
— Фәрһад, кино, театр сәнгатенә килеп тә кердең, танылырга да өлгердең. Үзең белән таныштыр әле.
— Мин Азнакайдан. Гаиләдә без өч малай. Абыем Гаяз гаиләсе белән Әлмәттә яши. Абыем Илнур — Азнакайда, әле өйләнмәгән. Миңа 21 яшь. Әти мәрхүм нефтьче иде, Себердә эшләде. Әни — шәхси эшмәкәр, косметика кибете бар.
— Ничек сәнгать юлыннан китәргә булдың?
— IX сыйныфны тәмамлагач, мәктәптән китәргә карар кылдым. Әмма кайсы өлкәне сайларга икәнен хәл итмәгән идем. Әни иҗат өлкәсен хуплады, мине ландшафт дизайнеры итеп күрергә теләде. Ә әти ягы нефтьче булырга, Әлмәткә укырга керергә кушты. Тәвәккәлләдем дә, берәүгә дә әйтмичә, Әлмәт политехника көллиятенең геофизика бүлегенә укырга кердем. Тик барасым килми бит. Кыскасы, X сыйныфка калдым. Мәктәп чараларында актив катнаштым. Берсендә шигырь сөйләгәннән соң, авылдашлар: “Тавышыңны халык ишетергә тиеш”, — диде. Әни X сыйныфтан соң Казан театр училищесына кереп карарга киңәш итте. Биредә үз урынымны тапканымны аңладым. Әти ягыннан Нурдидә әбиемә, туганнарыма шушы һөнәрне сайлавыма каршы булмаганнарына рәхмәтлемен.
— Син “Зөләйха күзләрен ача” фильмында да катнаштың. Кинога ничек килеп эләктең?
— “Зөләйха күзләрен ача” фильмында Зөләйханың улы роленә кастинг үтеп карадым, алмадылар. Урам баласы ролен бирделәр.
Берсендә сәхнә теле дәресенә бер абзый керде. Ул “Ватан — XXI гасыр” кинокомпаниясе директоры Леонард Дәүләтшин булган икән, соңыннан гына белдек. Безне күзәтеп утырды да берничә кешене чакырды. Төркемдәшем Эльвина Насыйбуллина белән икебезне “Рәхәт яшибез” сериалына сайлап алдылар. Аннан “Бер-бер хәл” сериалында уйнарга чакырдылар.

“Бөдрә чәч — бәхетем”
— Фәрһад, шулай да театр үзенә тартты, ахры. Син “Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе” спектаклендә баш рольне башкарасың.
— Венгриядән килгән режиссер Сәрдәр Таһировский белән эшлибез. Премьерада аның балачагын — төп рольне уйныйм. Бу әсәр тормышка икенче төрле карарга өйрәтә. Баш рольне башкару зур җаваплылык сорый. Театр һәм кино — икесе ике төрле. Ләкин икесе дә күңелемә май булып ята.
— Бөдрә чәчең тумыштанмы?
— Әйе. Балачакта яратмый идем, турайтырга тырыштым. Режиссер Сәрдәр Таһировский, уенын-чынын бергә кушып: “Чәчең бөдрә булмаса, төп рольгә сине алмас идем”, — дип әйткән иде. Чәч актер өчен образ тудырганда, башкалардан аерылып тору өчен дә мөһим ул. Кара бөдрә чәч — минем өчен бәхет. Кайбер әсәрләрдә уйнаганда кисәргә, турайтырга кушалар.
— Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына (ВГИК) укырга кереп карагансың икән.
— ВГИКка укырга керү өчен берничә этап үтәргә кирәк. Беренчесен читтән торып уздым. Икенчесенә институтка бардым. Мине ошаттылар. Укытучы: “Кем түләргә әзер, кулларыгызны күтәрегез”, — ди. “Күпме?” — дип кызыксынам. “Дүрт елга миллион ярым”, — ди бу. Башкаларның икеләнмичә кул күтәрүенә шаккаттым. Россиянең бердәнбер кинематография институтына төрле төбәкләрдән талантлар килә, бюджет урыннары аз. Әмма Мәскәүдә уку хыялы әле дә яши.

“Эльвина белән якын дуслар без”
— Күп сериалда Эльвина Насыйбуллина белән уйныйсың. Әллә тормышта да сез бергәме?
— Эльвина белән эшләү рәхәт, тыныч, сөйләшү, аралашу да җайлы. Без — яхшы дуслар. Йөргән кызым әлегә юк. Тулысынча иҗатка баткан чак.
— Иҗаттан тыш ниләр белән шөгыльләнәсең?
— “ТикТок” белән кызыксынам. Башта моны акча эшләү дип кенә кабул иттем. Тик сюжетлар төшерү — шулай ук иҗат. Илһам килгәндә, шигырь язам, кеше ишетмәгәндә, җырлыйм.
— Татар театрында нәрсәне үзгәртер идең?
— Татар театры кысалар белән әйләндереп алынган сыман. Шул чикләрне аз гына бозсаң да, халык шундук канәгатьсезлек белдерә. Спектакльдән кызык көтәләр. Әмма театр күңел ачу паркы түгел. Хәтта комедия дә уйландырырга, фикер уятырга тиеш. Театр халыкны үстерергә, тәрбияләргә тиеш дип саныйм.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“ӨЧ ЕЛДА ДАН-ШӨҺРӘТ АЛЫРМЫН, ДИГӘН ИДЕМ”
Сәхнә арты

“ӨЧ ЕЛДА ДАН-ШӨҺРӘТ АЛЫРМЫН, ДИГӘН ИДЕМ”

by irekmanager irekmanager
23 мая, 2022
Сәламәтлек

“БАЛА ТӨШЕРТЕРГӘ ҖЫЕНУЧЫГА “ТЫНЫЧЛЫК АТНАСЫ” БИРЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru