Бакча җиләген иртә яздан, кар эреп бетүгә тукландыра башларга кирәк. Моны апрель урталарында эшлиләр.
Бу вакытта җиләккә азотлы тукландыру кирәк. Һәр төпкә 0,5 әр л эремә сибәләр. 10 л суга бер шырпы кабы карбамид (мочевина) кушып эретеп сибәргә була.
Беренче чәчәк бөреләре күренүгә, 1 м2 га 1 стакан исәбеннән көл белән тукландырырга мөмкин.
Өченче тукландыру чәчәк ата башлагач башкарыла: 10 л суга 5 г бор кислотасы кушып, өстән сиптерәләр. Ул җиләкнең тәмен яхшырта, бөҗәкләрне куркыта, гөмбәле авыруларны кисәтү чарасы булып та тора.