• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 28.05.2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

КАПКА ТӨБЕНДӘ — МӘЙДАНЧЫК

КАПКА ТӨБЕНДӘ — МӘЙДАНЧЫК

Татар халкында: “Оста барда кулың тый, галим барда телең тый”, — дигән мәкаль бар. Әтнә районы Ары авылында яшәүче абыем Сапиханов Хатибулла кулыңны тыйдырырлык балта остасы. Бөтен эшнең серен белеп, җиренә җиткереп, тәмен, ләззәтен татып башкара ул. Чуен, тимердән дә матурлык тудыра. Андыйлар турында боламыктан да икмәк пешерә, диләр. Аңа бу осталык әтиемнән күчкән дисәм, һич тә ялгышмам.

Әтием Габидулла тирә-якта дан тоткан балта остасы булган. Тәрәзә бизәкләре, кухня шкафы, шифоньер, чаңгы, чана, арба, көпчәкләр — ул тормыш өчен кирәк булган бар нәрсәне яраклаштырып эшләгән. Аның көпчәк ясау өчен имән агачын мунча казанындагы эссе суда бөккәнен, чаңгы, чана башларын кәкрәйткәнен абыйларым яхшы хәтерлидер.
Әти үзе эшләгән баз өстендә (кечкенә өй) музей оештырып, бу ядкәрләрне шунда куйдым. Оныкларыбыз да аларны күреп соклансын. Әти-әни, әби-бабайларның рухы шат булсын! Ни кызганыч, оста куллы әтием 48 яшендә үк җир куенына кереп яткан.
Әтиемнең осталыгы, кулының “ут уйнатуы” абыем Хатибуллага да күчкән. Йорты тау башында балкып тора. Капка төбендәге агач сыннарны күрсәң, зоопаркка килеп эләктем дип уйларсың. Чана тартып баручы ат, куяннар, аюлар, жираф, крокодил да бар анда. Пластик шешәдән ясалган кояшның сап-сары нурлары бөтен тау башын балкыта сыман. Җил тегермәне җил чыкканны гына көтә кебек.
Абыем җәйләрен оныклары шушы мәйданчыкта уйнасын дип тырышты. Бу сабыйларны сөендерү генә түгел, күпмедер дәрәҗәдә матурлыкны күрә, дәү әтиләрнең кадерен белергә өйрәтү дә бит әле.
Үткән-сүткән һәр кеше мәйданчыкка сокланмый калмый. Оныкларын җитәкләп алып килүчеләр дә күңелләре белән ял итеп китә.
Абыем гаиләсе белән туган якка күптән түгел кайтып төпләнде. Төньякта салкын Коми якларында шахтада эшләде ул. Кулы эш белгән кеше кайда да эш таба. Тундраның кәрлә агач ботакларыннан ясалган, читәнле койма белән әйләндереп алынган өй макеты конкурста да урын алды. Алтын куллы абыема тигезлектә яшәргә язсын!
Рәмзия САДЫЙКОВА, Казан.

Хәбәрләр

Россия вузларында махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен квота барлыкка киләчәк (бюджет урыннарының 10 %ы).

Чувашстанның Шыгырдан авылында “Шыгырдан моңнары” төбәкара халык иҗаты конкурсы узды.

Россиядә “COVID-19” дан прививканы 87 млн. кеше ясаткан.

Быел Татарстанда 37 260 укучы IX сыйныфны, 16 163 укучы урта мәктәпне тәмамлый.

Роспотребнадзор балалар лагерьларында ковидка каршы чараларны гамәлдән чыгарды.

2021 елда Татарстанның гомуми бюджетына 336 млрд. сум килгән, федераль бюджетка 1 трлн. сумнан артык күчерелгән.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ЯРАТКАН ШӨГЫЛЬ ТЫНЫЧЛЫК АЛЫП КИЛЕРГӘ ТИЕШ!”
Тырышкан табар

“ЯРАТКАН ШӨГЫЛЬ ТЫНЫЧЛЫК АЛЫП КИЛЕРГӘ ТИЕШ!”

by irekmanager irekmanager
29 марта, 2022
ЭРЕМЧЕКЛЕ ЧӘЧӘК-ПЕЧЕНЬЕ
Тәмлетамак

ЭРЕМЧЕКЛЕ ЧӘЧӘК-ПЕЧЕНЬЕ

by irekmanager irekmanager
12 апреля, 2022
Шикәр диабеты — гомерлек юлдаш
Сәламәтлек

Шикәр диабеты — гомерлек юлдаш

by irekmanager irekmanager
13 июня, 2021
“КАРБЫЗНЫ АПРЕЛЬДӘ ЧӘЧЕП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК”
Тырышкан табар

“КАРБЫЗНЫ АПРЕЛЬДӘ ЧӘЧЕП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
23 мая, 2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru