• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 06.07.2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“ЧИШМӘ СУЫН УРАМГА КИТЕРДЕК”

“ЧИШМӘ СУЫН УРАМГА КИТЕРДЕК”

Әтнә районы Кышлау авылында мәчет янында матур итеп эшләнгән кое бар. Тирәсен агачтан ясалган декоратив тегермәннәр бизәп тора, брусчатка җәелгән, койма белән тотып алганнар. Әмма чынбарлыкта ул кое түгел, ә суы торбалар белән бирегә китерелгән “Гыйбади” чишмәсе. Аны шулай кое формасында эшләргә уйлаганнар. Кизләүнең, урынына бәйле, исеме дә үзгәргән — хәзер ул халык телендә “Мәчет” чишмәсе дип йөртелә.

— “Гыйбади” чишмәсе суын мәчет янына китерү эше 2020 елда башкарылды. Ул урамның аскы өлешендә, бакча башында ага иде, 250-300 м ераклыкта, су буенда урнашкан. Колхоз чорында биредә сөт саклаганнар. Бик көчле ага, электән 1 секундка 1 литр су тула, дип әйтәләр иде. Бурадан эшләнгән, 2016-2017 елларда башта аны ремонтладык, — ди Кышлау авыл җирлегенең элекке башлыгы Рәхинә Шакирова. — Ремонт барышында авыл җирлегенең керем акчасын да, үзара салымнан да файдаландык. Суы тәмле. Әмма анда җәен генә йөреп була иде. Авыл картая, су буена төшеп алырга ерак, уңайлы түгел. Шуңа хыялда әлеге кизләү суын урамга китерү теләге күптән бар иде. Бу хакта авыл халкы белән дә сөйләштек һәм мәчет ишегалдына менгезергә булдык. Үзара салым һәм авыл җирлеге акчасын тоттык. Декоратив итеп эшләтүдә “Таң” җәмгыяте зур булышлык күрсәтте. Экскаватор белән казып, торба суздык. Кое формасында эшләтеп, суны шуннан төймәгә басып агызыла торган итеп ясаттык. Су буеннан менгезгәндә, мәчет күршесендә яшәүче Фәрит Мөхәммәтгалиев ишегалды аша трактор белән казытып үткәрдек. Ул лапасын сүтте хәтта. Суы катмасын, ул-бу булмасын дип, чишмәне Фәрит гел үзе карап тора.
Курка-курка гына тотынган идек. Уңышлы ерып чыктык. Хәзер кизләү авылны бизәп тора. Халыкка да җайлы, көн саен суга киләләр. Күрше авылларга, шәһәрләргә дә алып китәләр. Су буйларында чишмәләр матур эшләнә. Әмма алар уңайлы түгел. Матурлык өчен ясала һәм җәйге чорда гына кулланырга мөмкин. Кизләүләрнең халыкка якын, юл өстендә булуы рәхәт шул. Андый чакта игътибар күбрәк тия, гел күз уңында була, кешеләр барлап тора.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Тег: актуаль

Хәбәрләр

Мicrosoft, Nike һәм Tikkurila ширкәтләре Россиядән китәргә җыенуын белдерде.

3 елда Россиядән чит илләргә хәләл продукция сату 2 тапкыр артты.

Биләрдә XI “Сәләт” мәктәп балалары форумы ачылды.

Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан Россиянең матур шәһәрләре исемлегендә беренче өчлеккә керде.

Президент Владимир Путин Россиядә 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

Интернетта балалар өчен “Саф” радиосы ачылды: saf-radio.ru

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

ЮКӘ ЧӘЧӘГЕ СИХӘТЕ
Сәламәтлек

ЮКӘ ЧӘЧӘГЕ СИХӘТЕ

by irekmanager irekmanager
4 июля, 2022
“Ак чәчәкләр” бәйгесендә машина белән бүләкләнгән Рәзинә МӨГЫЙНОВА: “АВЫРУЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙ БЕЛЕРГӘ КИРӘК”
Татар дөньясы

“Ак чәчәкләр” бәйгесендә машина белән бүләкләнгән Рәзинә МӨГЫЙНОВА: “АВЫРУЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙ БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
4 июля, 2022
“ӘНВӘР, ПОЧТАДАН КИТМӘ ИНДЕ”, — ДИП ТОРАЛАР”
Татар дөньясы

“ӘНВӘР, ПОЧТАДАН КИТМӘ ИНДЕ”, — ДИП ТОРАЛАР”

by irekmanager irekmanager
28 февраля, 2022
“Йоннан муенса да ясарга була”
Тырышкан табар

“Йоннан муенса да ясарга була”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru