• БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 06.07.2022
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“КАРБЫЗНЫ АПРЕЛЬДӘ ЧӘЧЕП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК”

“КАРБЫЗНЫ АПРЕЛЬДӘ ЧӘЧЕП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК”

Питрәч районы Чыты авылында яшәүче Надежда Фәхретдинова берничә ел рәттән бакчада карбыз үстерә. Үсентесен өйдә үстереп чыгара.
— Карбызларым узган елларда 2,5-6 кг лы булды. Баллы, сусыл, тәмле иде, — ди Надежда. — Карбызга кояш һәм җылылык кына кирәк. Быел да мул уңышка өметләнәбез.

Надежда — Чаллы кызы, ире Ренат — Казан егете. Гел шәһәрдә яшәгән бу гаилә 2017 елда Питрәчнең Чыты авылыннан җир сатып ала, зур булмаган өй төзеп, шунда күченәләр. Менә 4 ел авыл тормышы белән яшиләр. 4 яшьлек уллары балалар бакчасына йөри.
— Чытыда безгә бик ошый. Шәһәргә якын, авыл халкы, күршеләребез әйбәт, саф һава, җире уңдырышлы. Гөмбә, җиләк җыяр урыннар да күп, — ди Надежда. — 2018 елда бәби ялына чыктым, шул вакыттан ныклап бакча эшенә керештем. Үзеңнеке тәмле икән. Яшелчә, җиләк-җимешне бик күп консервлыйм, туңдырам.
Надежда ел саен бакчасында яңа культуралар үстерә. Бакчачы әңгәмәдәшем белән карбыз үстерү серләренә тукталдык.
— Карбыз үстерүнең кыенлыгы юк. Иң мөһиме — иртә һәм тиз өлгерә торган сортларын сайлап алу. Орлык кабында бу хакта күрсәтелгән. Үзем аларны “Семко юниор” сайтыннан заказ биреп алам. Сортларына килгәндә, “Рамбла” дигәне ошый. Быел кызык өчен “Огонек” дигәнен дә чәчеп карадым, — ди Надежда. — Карбыз орлыгын апрельнең соңгы көннәренә кадәр чәчеп өлгерергә кирәк. Үсенте өчен әзерләнгән универсаль грунт сатып алдым. Аңа бернинди ашлама да кушмыйм. 0,5 литрлы пластик стаканнарга туфрак салып, бераз дымландырып, һәркайсына берәр орлык төрттем. Парник мохите тудыру өчен, стаканнар өстенә пленка яптым. Орлык шытып чыкканчы шулай тотам. Чөнки үсенте җылылык һәм яктылык ярата. Температура 20 оС булырга тиеш. Үсенте күренә башлагач, пленканы ачам һәм яктылык максималь төшкән тәрәзә төбенә күчерәм яки өстәмә ут куям. Аларга 12 сәгать буе яктылык кирәк. Төнгә утны сүндерәм, үсентеләр ял итә. Якынча 10 көннән орлык тишелеп чыга. Шуннан соң, 25-30 көн узгач, үсентеләрне бакчага түтәлгә-буразнага күчерәм. Бу эш якынча май азагына туры килә. 15 июньгә хәтле күчереп утыртып бетерергә кирәк. Бакчага чыгаргач та, ашлама кулланмыйм. Чокырларын тирән ясамыйм, казыгач, бераз су сибәм һәм җайлап кына утыртам. Баштагы мәлләрдә төнгә өсләрен томалап калдырам, көндез ачам. Июнь уртасыннан соң өстен капламый башлыйм. Карбызны кояшлы урынга утыртам. Эссе көннәрдә атнага 1-2 тапкыр, һәр төпкә берәр чүмеч су сибәм, яңгырлы булса, ун көнгә бер дә җитә. Чәчәк ата башлагач, сибүне туктатам. Кечкенә карбызлар күренгәч, саклык белән генә җирен бераз йомшартам, эре чүпләрен алам.
Надежда әйтүенчә, карбызны бәрәңге белән янәшә утырту отышлырак.
— Ташкабак, кабак, кавын, патиссон белән янәшә бик киңәш ителми, алар үсә-үсә кушылырга мөмкин, — ди ул. — Июльдә карбыз өлгерә башлый, июль азагы-августта рәхәтләнеп ашарга була.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Мicrosoft, Nike һәм Tikkurila ширкәтләре Россиядән китәргә җыенуын белдерде.

3 елда Россиядән чит илләргә хәләл продукция сату 2 тапкыр артты.

Биләрдә XI “Сәләт” мәктәп балалары форумы ачылды.

Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан Россиянең матур шәһәрләре исемлегендә беренче өчлеккә керде.

Президент Владимир Путин Россиядә 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

Интернетта балалар өчен “Саф” радиосы ачылды: saf-radio.ru

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

ЮКӘ ЧӘЧӘГЕ СИХӘТЕ
Сәламәтлек

ЮКӘ ЧӘЧӘГЕ СИХӘТЕ

by irekmanager irekmanager
4 июля, 2022
“Ак чәчәкләр” бәйгесендә машина белән бүләкләнгән Рәзинә МӨГЫЙНОВА: “АВЫРУЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙ БЕЛЕРГӘ КИРӘК”
Татар дөньясы

“Ак чәчәкләр” бәйгесендә машина белән бүләкләнгән Рәзинә МӨГЫЙНОВА: “АВЫРУЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙ БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
4 июля, 2022
“ӘНВӘР, ПОЧТАДАН КИТМӘ ИНДЕ”, — ДИП ТОРАЛАР”
Татар дөньясы

“ӘНВӘР, ПОЧТАДАН КИТМӘ ИНДЕ”, — ДИП ТОРАЛАР”

by irekmanager irekmanager
28 февраля, 2022
“Йоннан муенса да ясарга була”
Тырышкан табар

“Йоннан муенса да ясарга була”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • БАШ БИТ
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru