• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ВЕШЕНКА ГӨМБӘСЕ ИТНЕ ДӘ АЛЫШТЫРА”

“ВЕШЕНКА ГӨМБӘСЕ ИТНЕ ДӘ АЛЫШТЫРА”

Кемдер терлек асрый, икенче берәү ипи пешереп кәсеп итә. Без гөмбә үстерәбез. Һәр гаиләнең табыш китерерлек, балаларына, оныкларына мирас итеп калдырырлык бизнесы булырга тиеш”, — дип саный Башкортстанның Иглин районы Кудеевский бистәсендә яшәүче Раиф абый Сәлимгәрәев. Ул — авылда хөрмәтле кеше, балалар мәйданчыгын булдыруда үзеннән зур өлеш керткән, 2013 елдан бирле вешенка гөмбәсе үстерү белән шөгыльләнә.

— Америка армиясендә дә солдатларга бу гөмбәне ашаталар икән, чөнки ул бик файдалы. Эчәклек эшчәнлеген яхшырта, кан басымын көйли. Кандагы холестерин һәм шикәр күләмен җайга сала. Организмны шлаклардан, төрле агулы токсиннардан чистарта. Вешенка гөмбәсе аксымга, аминокислоталарга бай. Итне дә алыштыра ала. Ул балаларга да рөхсәт ителгән. Пешермичә дә ашарга була. 15 минут табада кыздырасың да гөмбә әзер. Өлкәннәр моңа башта гаҗәпләнә иде, хәзер авылдашларны акрынлап вешенка ашарга өйрәтәм, — дип елмая Раиф абый.
Вешенка үстерергә дә җайлы гөмбә икән. Салам белән су җитә. Дөрес, тырышмыйча, эшләмичә булмый. Сәлимгәрәевләр дә үз хаталарында тәҗрибә туплаган. Гөмбәнең спораларын, гадәттә, Ульян, Ижау, Тольяттидан кайтарталар.
— Вешенка авыруларга бик бирешми. Шулай да дошманы бар — триходерма, ягъни яшел күгәрек. Гөмбә зыян күрмәсен өчен, саламны дөрес әзерләү мөһим, — ди әңгәмәдәшем.
Чималны авылдагы фермерлардан алалар. Салам 70-75 % су үткәрерлек хәлгә килгәнче аны тетәләр, таптыйлар, инфекцияләр калмасын өчен, пар белән эшкәртәләр. Аннары гөмбә спораларын саламга кушып, махсус капчыкларга тутыралар.
Бу гөмбәләр капчык тышына ябышып үсә. Бер капчыкның авырлыгы — якынча 8-10 кг. Билгеле бер температура режимында гөмбәләр шытып чыга. Аннары аларны җилләтелә торган икенче бүлмәгә күчерәләр. Бер капчыктан 2-3 кг гөмбә җыярга була, ул берничә тапкыр уңыш бирә. 10 көн ял иткәннән соң, тагын үсә.
— Гөмбәнең килосы — 200 сум. Сораучы күп. Җирле кибетләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Әле вешенкадан бер төрле ризык уйлап таптык. Аны халык яратып алыр дип уйлыйбыз. Нәрсә икәнен әлегә әйтмим, — дип серләрен чишәргә ашыкмады Раиф абый.
Крестьян-фермерлык хуҗалыгы улы Артур исемендә. Бу эштә хатыны Эльвира да теләп ярдәм итә. Эшне башлап җибәргәндә кечкенә бер иске бинаны алып төзекләндергән булсалар, хәзер инвесторлар ярдәме белән зур цех ачарга җыеналар.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Вешенкадан салат
Пешкән тавык итен саламлап турарга. Вешенка гөмбәсе, тоз, борыч өстәп, суган белән табада кыздырырга. Туралган яшел кыяр, пешкән йомырка өстәргә. Майонез салып болгатырга. Салатны вакланган әстерхан чикләвеге белән бизәргә була.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru