Юкә чәчәге антисептик үзлеккә ия, ул авыз куышлыгы авыруларыннан ярдәм итә, пародонтит, стоматит вакытында төнәтмәсе белән авызны чайкау файдалы.
Салкын тигәндә булыша, температураны төшерә. Ашкайнату трактына уңай йогынты ясый, үт суын куа, ашказаны, эчәклек спазмыннан ярдәм итә, тире торышын яхшырта.
Юкә чәчәген күпчелек чәчәкләре ачылгач, әмма әле бер өлеше бөредә чакта җыярга кирәк. Моны сезгә бал кортлары сиздерер. Бу — гадәттә, июнь азагына туры килә. Кояшлы, җилсез көнне эшләргә кирәк.
Чәйнеккә 1 аш кашыгы киптерелгән юкә чәчәге салу җитә. Бөтнек, мелисса, дүләнә, ромашка кушарга була, аларның тәме үзара яраша, сихәте дә арта. Юкә кечкенә балаларда аллергия чыгармый.