НИК ШУЛАЙ НЫК ТИРЛӘТӘ?

— Бик нык тирлим, җәен бигрәк тә авыр. Бу нилектән шулай була?
Тир бүленеп чыгу — табигый процесс. Нык тирләү нәселдән дә килергә мөмкин. Әмма аны игътибарсыз калдырырга ярамый. Иң еш сәбәпләр: гормональ тайпылышлар, шикәр диабеты һәм бөер авырулары. Беренчесе яшүсмер һәм хатын-кызларның менопауза чорына туры килә, үз вакыты белән уза. Шикәр диабеты һәм бөер чирләренә тикшеренергә кирәк. Кызуда нык тирләүнең тагын бер куркынычы бар — тир белән организмнан калий бүленеп чыга, ул кайбер әгъзалар, аеруча йөрәк эшчәнлегендә сизелергә мөмкин. Чиста су эчегез, калийга бай ризыклар (банан, күрәгә, йөзем һ.б.) ашарга тырышыгыз.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх