• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 07.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“КАЗЛАРЫБЫЗНЫ ЯҢА ЕЛГА ХӘТЛЕ АЛЫП БЕТЕРӘЛӘР”

“КАЗЛАРЫБЫЗНЫ ЯҢА ЕЛГА ХӘТЛЕ АЛЫП БЕТЕРӘЛӘР”

Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында гомер итүче Сәгдатовлар лаеклы ялда да тик утыра белми — берничә ел рәттән күпләп каз үстереп сату белән мәшгульләр. Башта, кызык өчен, 30 бәбкә генә алалар. Казлар тиз арада урнашып бетә. Сораучылар күбәя бара. Шуннан тагын арттыралар. Хәзер Сәгдатовларны барысы да белә. Үстергән казларына августта ук заказлар килә башлаган. Аларда каз өмәсе гөрли.

Рәмзия апага, сәламәтлеге какшау сәбәпле, 2017 елда эшеннән туктарга туры килә. Шул вакыттан башлап, сату өчен казлар үстерергә булалар. Ире Фаиз абый да пенсиядә. Казларны бергә карыйлар, балалары да булыша.
— Эшләгән чорда да казлар асрый идек. Әмма ул чакта үзебез өчен генә тоттык. 2017 елдан сатарга дип үстерә башладык. Ел саен санын арттырдык: 50, 100, аннары 200 гә җиткердек. Быел май башында “Линда” токымлы бер айлык 300 бәбкә алып кайттык. Безнең өчен бу — сыналган токым, гел шуны ала идек. Башкалар да мактый, ите тәмле, артык майлы түгел. Яхшы үстеләр, — дип сөйли Рәмзия апа. — Җәен бәбкәләргә үлән ашаттык. Казларга дип әзерләнгән махсус комбиазык сатып алдык, аны әзерләнгәне белән кушып бирдек. Чөнки кибетнекен генә ашатканда, бик кыйммәткә чыга. Тегермәнебез бар, арпа, бодайны шунда тарттырабыз. Көзен кабак өлгерә, аны да яратып ашыйлар. Казларны Шушма елгасына йөртәбез, саклыйбыз.
Бу көннәрдә казларны никах, туйларга күп сорыйлар икән. Әлегә заказ буенча гына суялар. Аннары өмә оештыра башлаячаклар. Рәмзия апа кызлары белән эшкәртә, күпләп суйганда, күршеләре керә, туганнары булыша.
Узган ел каз итенең бер килосын 500 сумнан сатканнар. Түшкәләре 3,5 кг нан 5 кг га җитә. Быел каз итен 600 сумнан урнаштыралар. Чөнки ашлык хакы да артты. Казның бөтен нәрсәсе сатыла: баш-аягын, маен да алып бетерәләр, мамыгын килеп җыялар икән. Үзләре өчен генә дип, Сәгдатовлар 20 үрдәк, 100 ләп бройлер да асрый. Булганнан бар да була: Рәмзия апа манты, пилмән ясап сата, кызлары белән бергә төрле мәҗлесләргә бәйрәм табыннары әзерлиләр. Олы кызы Айгөл заказга тортлар пешерә, Гүзәле дә аш-суга бик оста.
— Табынга казны духовкада әзерләп чыгару өчен, кечкенә түшкә яхшы. Тизрәк пешә, ашалып бетә, сатып алганда да очсызрак була, — ди Рәмзия апа. — Ә запаска — өчпочмак, бәлешләргә турап куяр өчен, зурлары яхшы. Кем ниндине сайлый, шундыен бирәбез. Казларыбыз урнашып бетә, хәтта җитми дә кала. Былтыр сораучылар күп булды. Яңа елга хәтле алып бетерделәр. Тозлап, ыслап та сатабыз. Яңа елга өлгерсен дип, бер партияне тозладык. Мәҗлесләргә каз түшкәләрен бизәп тә бирәбез. Үстерүе мәшәкатьле булса да, күңелле. Без хәзер шуңа ияләшкән. Эшсез тора алмыйбыз. Әле бөтен кош-кортлар урнашып беткәч, урыннары бушап кала, бераз күңелсез дә була. Кабаттан язны, кош-корт алу сезонын көтә башлыйбыз.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”
Татар дөньясы

“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”

by irekmanager irekmanager
19 августа, 2024
“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”
Сәхнә арты

“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”

by irekmanager irekmanager
9 июня, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru