МАРИНАДЛАНГАН ЧӨГЕНДЕР

Вак чөгендерләрне юып, пешерергә куярга, алар 30-40 минут пешә. Салкын суга салып суытырга һәм чистартырга.
Кәстрүлгә 2 л су агызып, кайнатып чыгарырга. Парландырылган банкаларга чөгендерләрне тутырып, өстенә кайнаган суны коеп, 15 минут тотарга. Суын кабат кәстрүлгә бушатырга.
3 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 4 түгәрәк борыч, 100 мл 9 %лы аш серкәсе кушып кайнатып, чөгендерләр өстенә салырга. Калай капкач белән ябып куярга.
0,5-0,6 литрлы 7 банка килеп чыкты. Чөгендер ваграк булган саен тозлык әзрәк керә.
Кышка әзер пешкән чөгендер була бу.

Рәмзия НИЗАМИЕВА, Яшел Үзән районы Күгеш авылы.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх