• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 07.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“Комбайнчы Хуҗиннар династиясе дәвам итәргә тиеш”

“Комбайнчы Хуҗиннар  династиясе дәвам итәргә тиеш”

Әгерҗе районының Көчек авылында яшәүче 18 яшьлек Ислам Хуҗин урып-җыю кампаниясе вакытында 3381 тонна бөртеклеләр суктырып, район күләмендә рекорд куйды. Ул 4 ел рәттән “Нәүрүз” ширкәтендә урып-җыю кампаниясендә катнаша. Өч ел комбайнчы ярдәмчесе буларак эш серләренә өйрәнсә, быел үзе төп комбайнчы булды.

Ислам — данлыклы комбайнчы Дамир Хуҗин оныгы. Ә Дамир абый, 1986 елда республика буенча иң күп ашлык суктырып, беренче урын алган җир улы. Шул елны аңа III дәрәҗә Хезмәт даны ордены тапшырылган. Уллары Илназ, Илһам, Нияз укырга кергәнче әтиләренең ярдәмчесе булып эшлиләр.
Башка өлкәдә эшләсә дә, Исламның әтисе Илназ да, һәр елны урак чорында ял алып, туган районы кырларын иңли. Ул да дүрт улын техника серләренә өйрәтә. 18 яшьлек Ислам, 17 яшьлек Илсаф — аның уң куллары. Фәрхад белән Каюм әле кечкенәрәк.
— Әткәй оныкларының үз эшен дәвам итүен күрә алмады. 56 яшендә вафат булды. Исән булса, болай эшләр, шулай эшләгез, дип өйрәтер иде, дип сагынабыз, — ди Илназ.
— Бабай вафат булганда, миңа 10 яшь иде. Аның янына басуга барганымны, комбайнга утырып йөргәнемне, өйрәткәннәрен бүгенгедәй хәтерлим, — ди Ислам.
Бабасы вафатыннан соң, Ислам үзенә аның эшен дәвам итәргә сүз бирә. Ул, Хуҗиннар нәселе дәвамчысы буларак, 2007 елдан бабасы, аннан абыйсы Нияз иярләгән комбайнда эшли.
— Башаклары тулышып, башларын түбән игән ашлыкны суктыру — әйтеп бирә алмаслык рәхәтлек. Быел язын туфрак та эшкәрттем. Көзен шунда үскән бөртекләрне җыйдым, — ди Ислам. — Эшкә бернәрсә дә комачауламаска тиеш. Бөтен игътибар кырда һәм комбайнда. Хәтта музыканы да ишетелер-ишетелмәс кенә итеп уйнатам. Кайчакта бөтенләй сүндереп куям.
Быелгы уракта Исламның ярдәмчесе булып әтисе Илназ эшләде. “Әти чит ил техникасының бар нечкәлекләрен белә. Терәк тә, киңәшче дә булды”, — ди Ислам. Энесе Илсаф та каникул вакытында гел алар белән бергә эшләгән. Өйдә әниләре Зөлфинә комбайнчыларның басудан кайтуларын көн саен тәмле ризыклар пешереп көтеп алган.
Ислам — Ижауда нефтьче һөнәренә, Илсаф Казанда эчке эшләр органы хезмәткәре булырга укый. Урып-җыю чорында эшләгән акчаны укырга түлиләр. Ислам машина алу турында да хыяллана.
— Быел район күләмендә рекорд кую иң зур хыялым иде. Һәм ул чынга ашты. Тагын бер хыялым — улларым тугач, аларны җитәкләп, шушы басуларга алып килү, балаларны кечкенәдән җир эшенә өйрәтеп үстерү. Комбайнчы Хуҗиннар династиясе дәвам итәргә тиеш, — диде Ислам.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Хәбәрләр

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”
Татар дөньясы

“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”

by irekmanager irekmanager
19 августа, 2024
“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”
Сәхнә арты

“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”

by irekmanager irekmanager
9 июня, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru