Бу рецепт буенча маринадланган кәбестә 1 тәүлектә әзер була.
2 кг кәбестә, 1 әр кишер һәм чөгендер, 3-4 тырнак сарымсак.
Маринад: 2 л кайнар су, 10-12 хуш исле борыч, 7-8 лавр яфрагы, 10-12 канәфер, 3 аш кашыгы тоз, 300 г шикәр комы, 200 г 9 %лы аш серкәсе, 150 мл үсемлек мае.
Кәбестә, кишер, чөгендер, сарымсакны турарга. Барысын бергә болгатырга. Өстенә кайнар маринадны агызырга. Тәлинкә каплап, сулы банка бастырып куярга. 1 тәүлек өйдә тотарга, аннан салкынга алып куярга.
Гүзәл ШАҺИГӘРӘЕВА, Чаллы.