ЧЫБЫКЧАНЫ АЛОЭ ТИЗРӘК ТАМЫРЛАНДЫРАЧАК

Чыбыкчаларны тамырландыру өчен махсус стимуляторлар чыгарыла. Табигый “корневин”ны үзегез әзерли аласыз. Моның өчен алоэ согы, бал да җитә.
Стимулятор өчен 3 еллык алоэ кирәк. Аскы калынрак яфракларын үткен пычак белән кисәргә һәм, пакетка салып, берничә сәгатькә суыткычка куярга. Салкында файдалы матдәләре арта.
1 стакан суга 5-7 тамчы сок тамызырга. Чыбыкчаның киселгән урынына алоэ согы сөртергә һәм әлеге эремә салынган стаканда ике көн тотарга, аннан җиргә утыртып, каплап куярга.
1,5 л суга 1 чәй кашыгы бал кушарга. Суның температурасы 40 оСтан югары булмаска тиеш, югыйсә балның файдалы үзлекләре кими. Чыбыкчаны бал эремәсе салынган стаканда ярты көн тотарга һәм җиргә утыртырга була.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх