Камыр өчен: 2 йомырка, 150 г шикәр комы, 3 әр аш кашыгы атланмай, бал, аш серкәсе белән сүндерелгән 1 чәй кашыгы чәй содасы, 500-550 г он.
Крем өчен: 1 банка куертылган сөт (сгущенка), 320 г 15-20 %лы каймак, 3 аш кашыгы шикәр комы, 150-200 г 33 %лы сөт өсте.
Атланмай, бал һәм шикәр комын сулы савыт өстендә шикәре эреп беткәнче болгатырга. Аннан чәй содасы өстәргә. Күбекләнә башлагач, сулы савыт өстеннән алып, 2 йомырка сытарга, азрак он кушарга. Кабат сулы савыт өстенә куеп, куе каймак хәленә килгәнче, аз-азлап он өстәргә. Калган онны кушып, йомшак камыр басарга. 180 оС кызулыктагы духовкада 3-4 әр минут 8 корж пешерергә.
Крем өчен куертылган сөт, шикәр комы, тугланган сөт өстен кушып болгатырга кирәк. Һәр коржга крем сылап, тортны җыярга. Үзегез теләгәнчә бизи аласыз.
Гөлнара ГАБДУЛЛИНА, Башкортстан, Илеш районы Тыпый авылы.