— Сер булмаса, күпмегә сатарга уйлыйсыз?
Йортына арзанрак хак куйганын Фәридә үзе дә белә иде. Улы белән киңәшкәч, бәлки, тизрәк сатылыр дигән өметтән шундый бәя куйды. Фәридә ашыкмый да бит, балаларга акча кирәк. Шамил Фәридәнең бу исәбен акламавын яшермәде:
— Карап-карап торам да, үзең бер дә акылсызга охшамагансың. Шундый йортны шул хакка саталармыни? Өегез менә дигән бит!
Фәридә дәшмәде, үзалдына көрсенеп кенә куйды. Менә бит! Өй хәтле өй сатарга йөри, ә бер киңәшер кешесе дә юк. Әй, бу ялгызлык ачылары. Фәридә машинадан төшкәндә, Шамил сатып алырга теләүчеләрнең кайчан киләчәкләре хакында кызыксынды. Фәридә, рәхмәт әйтеп, капкадан кереп киткәч тә, Шамил йортка карап торды.
Капкадан керә-керешкә Фәридә ишегалдына, бакчага күз йөртеп чыкты. Күз-колак булучы күршеләргә рәхмәт — бар да тәртиптә. Авыр туфрагы җиңел булсын, Мәснәвиенең куллары бөтен эшкә ята иде. Көлеп торган өй, рәтләнгән каралты-кура, мунча — барысына да Мәснәвиенең көче кергән. Газизенең, картайган көнебездә рәхәтләнеп авылда яшәрбез, дигән хыялына ирешә алмавы үкенечле. Фәридә ирексездән йортның такталарын кулы белән сыпырып алды. Әйтерсең лә йорт һаман да Мәснәвиенең кул җылысын саклый… Эшнең рәтен белеп, ашыкмыйча, тәмләп эшләргә ярата иде мәрхүмкәй. Кеше өчен түгел, үзебез өчен эшлибез бит, янәсе. Менә бит ничек килеп чыкты… Кеше өчен тырыштык булып чыга шул, Мәснәвикәем…
Күкрәк турысы сулкылдап, күңеле мөлдерәмә тулган Фәридә, елап җибәрмәс өчен, тизрәк өйгә ашыкты. Ай буена ягылмаган өй эче салкынча иде. Тәрәзә пәрдәләрен ачкач, ярым караңгы бүлмә бераз яктырып китте. Бүлмә уртасындагы ап-ак мич, зәңгәр эскәтер ябылган түгәрәк өстәл, андагы ялтыравык самавыр, чигүле мендәрләр кукраеп утырган диван-карават — бар да авылча, бик гади, шул ук вакытта җанга әйтеп бетергесез якын. Фәридә тәрәзә төпләрен, идәнне сөртә башлады. Кеше килүгә, йөз кызарырлык булмасын.
Куллары эшләде, ә күңелен тагын үкенеч тойгысы тырнап үтте. Һич кенә дә сатасы килми, һич кенә дә! Шушы йортка әниләренең җаны-тәне белән береккәнен балалар ничек аңласын? Улы белән килененең аерым яшиселәре килә шул. Ике бүлмәле фатирны, бу йортны сатып, үзләрен дә, әниләрен дә фатирлы итмәкчеләр. Балалар хакына аягыбыз тартмаган эшкә дә алынабыз, хәерле булсын инде.
Улының хатын авызына карап торуы Фәридәнең күңеленә бик хуш килми, әлбәттә. Киленнең башка якларын да өнәп бетерми дә бит. Тик тырнак үстерү, керфек буяудан башканы белмәгән хатынын Илдар ярата. Фәридәгә калса, яшьләр тормыш көтәрлек хатын түгел, ә чибәрлеге белән алдырган пар эзли сыман. Чибәр кызны үзеңнеке итү егетләр өчен бер горурлык, ахры. Тик хәзерге матурлыкның төбендә ихласлылык, табигыйлек түгел, ә ясалмалык ятканын күпчелек аңламый кебек. Чибәргә өйләнгән ир-атның эштән башы чыкмый: салонга йөрергә акча кирәк, затлы, кыйбатлы кием, тун артыннан тун алыштырырга кирәк… Һәм, әлбәттә, чибәрнең үз матурлыгын чит илдә дә күрсәтәсе килә. Боларны тормышка ашырыр өчен Илдар, ял күрмичә, көн-төн тир түгә. Ярый ла чибәркәй иренең кадерен белеп яшәсә. Гөлниза ире кайтуга ашарга әзерләү түгел, савыт-сабаны да юмый. Килененә яхшылап әйтеп тә караганы булды. Тегесе ә дә дими, йә дә дими. Гомумән, ул Фәридәне күрми дә, ишетми дә. Әйтерсең лә аның өчен иренең анасы дөньяда юк. Көне буена ләм-мим дәшмәгән килене белән яшәве Фәридәгә дә рәхәт түгел. Үз йортында үзен артык тоюы җиңелме?
Дөрес, улының әнисенә күтәрелеп бәрелгәне юк. Өйләнгәч, әнисенә карата игътибары да кимеде. Фатир хәтле фатир бүлешү нияте дә улыннан түгел, ә килененнән икәнен Фәридә яхшы чамалый. Фатирны, йортны сатып бүлешә калсалар, Гөлнизаның да өлешкә керәчәге Фәридәгә шатлык өстәми. Улы мондый дөнья көтә белмәгән хатын белән әллә яши ала, әллә юк. Аерыла калсалар, тагын бүлешергә кирәк. Киленен үз баласы кебек кабул итәргә тырышкан иде. Икесе өчен дә, балаларым, дип өзелеп тора. Аның изгелеген күргән кеше генә юк.
Уйларына чумып, өй җыештырып йөргән Фәридәне ишек шакыган тавыш сискәндерде. Сатып алучылар килеп тә җитте, ахры, дип ишек ачарга барса, Шамилне күреп, бермәлгә аптырап калды.
Капканы ят кешеләр шакыганда, кулына чүкеч тоткан Шамил хуҗаларча төс белән аны-моны каккалап йөри иде. Өйне карарга килүче ир белән хатын коры гына сәлам бирделәр һәм аяк киемнәрен дә салмыйча, яңа юылган идәнне таптап, эчкә уздылар. Баштан ук исәпләре сатулашу, болай да арзан хакны тагын да төшерү иде, ахры. Тышта болытлы көн булуга карамастан, өйне караңгы, диделәр. Фәридә өнсез генә ут кабызып куйды. Эшлекле төс белән йорт эченә күз йөгертеп чыктылар. Менә дигән өйнең кимчелекләрен ничек кенә арттырырга тырышмасыннар, Шамил аларның авызын яба килде. Базга ят ир белән Шамил үзе төште. Фундаментны, аскы ниргә бүрәнәләрен ныклап тикшерделәр. Өй эчендә тикшермәгән бер генә бүрәнә, түшәм тактасы да калмады. Хәтта кеше буе койманың тәбәнәк булуына бәйләнделәр. Шамил үзен хуҗаларча тотты. Өйнең хакы болай да арзан куелган, уйламыйча, ялгыш куелган! Бетте-китте! Бушка гына шундый йорт эләкмәгәч, ир белән хатын саубуллашмыйча да чыгып киттеләр.
Эш барып чыгуын чыкмады, шулай да Фәридәгә җиңел булып китте. Шамил булмаса, буш кына хакка йортыннан язасы иде бит! Рәхмәт йөзеннән Фәридә тизрәк чәй куярга ашыкты.
Эш барып чыкмады — димәк, шулай кирәк булган! Фәридә үзен шулай юатты. Аннары, балалар белән бик яшисе килмәсә, шушы өйгә кайтып тора ала бит! Монда кайтканнан бирле икеләнеп уйланган шушы уена ышанганнан-ышана барды. Яшәсеннәр яшьләр үзләренчә… Аның уйларын белгән кебек, Шамил дә киңәшен бирде.
— Шәһәрдә кыен булса, монда кайтып яши аласың! Быелга утының җитә. Ә киләсе елга сатып алырга була.
Һәр сүзе, һәр киңәше төпле һәм урынлы шушы иргә Фәридә хөрмәт белән карап куйды. Һәм үз уеннан үзе курка калды. Күзләре, йөз чалымнары белән генә түгел, акыл-зиһене белән дә аның Мәснәвиенә тарткан түгелме соң бу Шамил? Бәлки, Фәридәнең шулай булуын теләве генәдер? Шамил урынында бүген Мәснәви булса, ул да йортны, әлбәттә, саттырмас иде. Үзе дә аңламастан Фәридә тормышына кинәт кенә килеп кергән шушы ир һәм Мәснәвие белән ниндидер уртаклык эзләде. Ничек теләсәң дә, Мәснәвине кайтара алырлык могҗиза юк дөньяда. Шул ук вакытта гомер көзендә үз-үзеңне тере килеш күмү кирәкме соң? Бәлки, бүген Шамилнең юлда очравы да юкка түгелдер, кем белә… Яшәгән саен Фәридә шуны гына аңлый бара — бу тормышта бер нәрсә дә очраклы түгел. Бер күрүдә кешене аңлап булмый, әлбәттә. Шулай да күп нәрсә нәкъ шул беренче караштан тора.
Шамил чыгып киткәндә аның үлчәү метры эскәмиядә калганын Фәридә күрүен күрде, тик берни дәшмәде. Аңа Шамилнең бу йортка әйләнеп кайтуы кирәк иде. Әйе, нәкъ ул уйлаганча, иртәгәсен Шамил онытып калдырган үлчәү метрын алырга керде. Ул килүгә, Фәридәнең коймагы да, ашы да өлгергән иде. Шамилне күрүгә, Фәридәнең йөзендә болытлар артыннан чыгып килгән кояш кебек, тыйнак кына, шул ук вакытта җылы елмаю чагылды. Шамилнең кырыс карашы да язылды, зәңгәр күзләрендә хатынны үз итү тойгысы төсмерләнде. Шул күзләргә карап, Фәридәнең зиһенендә бер генә уй бөтерелде: “Күзләреңнең төсе үзгәрмәгән…” Шамил ашыкты, сыйланып утырырга вакытым юк, диде. Фәридә исә, әзерләгән сыен төреп бирде. Шамил бер кулындагы метрга, бер Фәридәгә карап, көлемсерәп куйды. Ике ел элек хатынын югалткан ялгыз ир беренче тапкыр җылы көлемсерәде… Саубуллашты һәм ишегалдының чирәмле сукмагыннан атлаганда, артына борылып, Фәридәгә карады. Нидер әйтергә теләде, тик кире уйлады, ахры. Капкага таба атлады. Бер-берсенә бер генә сүз әйтмәсәләр дә, икесе дә белә иде — ике ялгыз уртак сукмакта, икесен киләчәккә илтәсе уртак сукмакта басып тора иде.