Гранулалы (драже) орлыкларның тышчасына үсемлеккә шытканнан соң ныгып китү өчен кирәкле микроэлементлар, үстерү стимуляторы, корткычлар һәм чирләрдән саклый торган пестицидлар керә. Туфракта су белән юешләнеп, тышча таркала.
Өстенлекләре: вак орлыкларны чәчү уңайлы. Гадәттә, кишер, петуния орлыгын шулай ясыйлар. Соңыннан үсентеләрне сирәклисе булмый, чөнки тиешле аралыкта чәчелә. Беренче этапта үсентеләр авырулар һәм корткычлардан саклана.
Әмма мондый орлыкларның кимчелекләре дә бар. Беренчедән, бәясе гадәти орлыктан күпкә югарырак. Алда санап киткән химик элементлар җилемле тышча эчендә, аларны таркату өчен дым тиешенчә булырга тиеш. Орлыклар тышча эчендә һәлак булмасын өчен, буразнасына су сибәргә, аннан соң да киптермәскә кирәк.
Драже орлыкларның саклану вакыты азрак. Мәсәлән, гадәти кәбестә орлыгы 4-5 ел тишелешен югалтмый, ә гранулаланганын 2 ел эчендә чәчәргә кирәк.