Камыр өчен: 150 г атланмай, 120 г 15 %лы каймак, 1 йомырка, 100 г шикәр комы, 400 г он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, ванилин.
Эчлек өчен: 300 г эремчек, 60 г шикәр комы, 1 йомырка, 2 аш кашыгы крахмал.
Йомшарган атланмайны шикәр комы белән туглап күпертергә. Барысын бергә кушып, йомшак камыр басарга. Җәеп, түгәрәкләр кисәргә. Бер ягына эчлек салып, икенче ягын ябарга. Пергаментка тезеп, духовкада якынча 30 минут пешерергә.
Гөлия БАЛТИНА, Казан.