Салат тишелеп чыкканнан соң, 30-40 көндә өзәрлек булып үсеп җитә.
Өстәмә яктырту мөмкинлеге, тәҗрибәгез булмаса, кресс-салат үстерегез. Аны туфраксыз, дымлы мамык, салфеткада да үстереп була. Ике атнада үсеп җитә торган сортлары бар. Өйдә үстерү өчен “Витаминчик”, “Дукат”, “Обильнолистный” сортлары яхшы.
Гадәти, яфраклы салат яратасыз икән, “Батавия”не чәчегез, яшелчә кибетләрендә контейнер белән нәкъ шул сортны саталар. Ул температура, һаваның дымлылыгына таләпчән түгел. Шулай ук “Лолло росса” (йодка бай), “Лолло бионда” (иң матур салатларның берсе), “Новогодний”, “Изумрудное кружево” сортлы салатлар өйдә яхшы үсә.
Салат тигез күләмдә алынган кәсле туфрак, ком һәм черемә катнашмасында яхшы үсә. Орлыкларны марганцовка эремәсендә йогышсызландырып чәчегез. 12-14 сәгать яктылык кирәк, кышын өстәмә яктыртырга туры килә.
Салат тиз өлгерә, шуңа аны ике атна саен чәчеп торырга кирәк.