• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 22.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Язмышлар

“ИНВАЛИД БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ БИРӘСЕМ КИЛӘ”

“ИНВАЛИД БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ БИРӘСЕМ КИЛӘ”

 

Һәр бала дөньяга үз бәхете белән килә. Әмма ул-кызларыбыз тормышының бәхет-сөенечкә күмелүе ата-анадан тора. Бу яктан Әлки районы Яңа Чаллы авылында туып-үскән Гөлназ Галәветдинова, чыннан да, бәхетле. Әти-әнисе — аның терәге, киңәшчесе.

— Йөклелек авыр үткәнгә, район табиблары бала табу өчен Казанга Республика клиник хастаханәсенең перинаталь бүлегенә җибәрде. Гөлназ җитлекмичә, 28 атналык булып туды. Бу чорда баланың әгъзалары ныклап формалашып бетми. Кызның күзләре күрмәү шуның белән бәйле. Аны тиешле авырлык җыйганчы, патологияләре булган сабыйлар бүлегендә тоттылар, — ди Гөлназның әнисе Рәсимә апа. — Өч көн саен Әлкидән Казанга йөрдек. Гөлназга чаклы бер сабыем вафат булды. Кызыбыз исән калсын, чыныксын өчен, Аллаһка ялвардык. Табиблар аңа күзнең челтәр катлавы өзелү дигән диагноз куйды. 3 айдан 3 яшькә кадәр һәр алты ай саен Санкт-Петербургта 7 операция ясадылар. Ахыр чиктә сул күзендә күрү сәләтен саклап калдык, ә уң күзе күрми.

Рәсимә апа — һөнәре буенча укытучы. Мондый үзенчәлекле баланы тәрбияләү өчен күп вакыт, сабырлык таләп ителә. Шуңа күрә гаилә башлыгы Ильяс абый эшеннән китеп, бала карый башлый. Ә Рәсимә апа балаларны Брайль системасы буенча укыту ысулын өйрәнеп, Гөлназны өченче сыйныфка чаклы авылдагы мәктәптә үзе укыта. Дүртенче сыйныфка исә аны Лаеш районындагы физик мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбенә урнаштыралар.
— Гөлназ бик уңган, өй эшләрендә булыша, беркайчан тик утырганы юк. Интернатта аларны тормышта кирәкле эшләргә өйрәтәләр. Киләчәктә ул үзен укытучы итеп күрә, — ди Рәсимә апа. — Ирем белән интернатка беренче мәртәбә баргач, шаккаттык. Күз алдына китерәсезме, дөм сукыр балалар киемнәрен үтүкли, бүлмә җыештыра, хәтта сау-сәламәт сабыйлар кебек йөгерәләр, уйныйлар. Бәреләләр, егылалар, әмма сикереп торып китәләр. Беркем зарланмый, еламый, чарасызлыктан интекми. Интернат укытучылары балаларны гадәти тормышка әзерли, диагнозларына карап, йомшаклык күрсәтмиләр, төпле белем бирәләр.
Кече яшьтән үк Гөлназ каләм тибрәтә башлый, укытучыларының йогынтысы да булмый калмагандыр. Сабыр, көчле рухлы һәм янып торган кыз ул. Брайль системасы белән китап укый.
— Уңнан сулга таба язабыз, ә укуын киресенчә укыйбыз. Телефонда исә күрмәүчеләр өчен махсус кушымта бар. Минем хыялым — әнием кебек укытучы булу. Инвалид балаларга белем бирәсем килә, — дип үз хыяллары белән уртаклашты сөйкемле, нык холыклы кыз.
Гөлназның лирикасында фәлсәфи уйланулар, туган якка мәхәббәт ярылып ята. 2021 елның декабрь башында Гөлназның “Первоцвет” дип аталган тәүге китабы чыккан. Аны бастырырга мәктәп-интернат коллективы, үзен белгертергә теләмәгән иганәче ярдәм иткән.
Талантлы кыз узган ел ахырында Мәскәүдә үткән мөмкинлекләре чикле балалар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” VIII илкүләм чемпионатының финалында Татарстанны тәкъдим итте. Мәктәп укучылары өчен “Социаль эш” номинациясендә катнашып, өченче урынны яулады.
Диләрә ГЫЙЛӘҖЕВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“ӨЧ ЕЛДА ДАН-ШӨҺРӘТ АЛЫРМЫН, ДИГӘН ИДЕМ”
Сәхнә арты

“ӨЧ ЕЛДА ДАН-ШӨҺРӘТ АЛЫРМЫН, ДИГӘН ИДЕМ”

by irekmanager irekmanager
23 мая, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru