“Орловское полосатое” — уңышны 4-6 елдан бирә башлый, алмалары сентябрь азагы-октябрь башында өлгерә. Бу сорт Германиядә үткән Бөтендөнья күргәзмәсендә ике тапкыр алтын медальгә һәм берничә дәрәҗәле дипломга лаек булган. Алмалары матур, бертөрле зурлыкта, тәмле. Бу сортның иммунитеты нык, авыруларга каршы торучанлыгы шактый югары. Салкынга түзем. Алмагач 5-6 метр биеклеккә үсә. Алмалары гыйнварга кадәр саклана.
“Солнышко” — элиталы сортларның берсе. Алмалары эре, 150-200 граммлы, көз ахырында өлгерә. Бу сортның чирләргә каршы торучанлыгы — “яхшы”, салкынга түземлеге “әйбәт” билгесе белән билгеләнә. Алмалары бик сусыл, әчкелтем-баллы, февральгә кадәр саклана. Ул — бакчачылар бик яратып үстерә торган сорт.
Фәридә ЗӘЙНУЛЛИНА, һәвәскәр бакчачы.