Камыр өчен: 100 әр г атланмай, каймак, 0,5 әр чәй кашыгы тоз, камыр көпшәкләгеч, 250 г он.
Камырны пакетка тыгып, суыткычка куеп торырга. Ул арада эчлек ясарга.
0,5 кг ит фаршына 2 суган, 1 йомырка, 50 г чамасы сохарый вагы, 0,5 әр чәй кашыгы паприка, зира һәм борыч кушылмасы, 1 аш кашыгы тоз салып болгатырга. “Российский” һәм “Колбасный” сырын угычтан уарга. Помидорны шакмаклап турарга.
Камырны 5 мм тирәсе калынлыкта җәяргә. Фаршны полиэтилен пакетка тигезләп җәяргә. Өстенә сыр, аннан помидор, вак итеп туралган укроп, кетчуп сибәргә. Рулет итеп төрергә һәм камыр җәеменә салып, борма ясарга. Өстенә йомырка сарысы сөртеп, 180 оС кызулыктагы мичтә 1 сәгать пешерергә. Суынгач, кисеп табынга чыгарырга.
Гөлсинә МУРАДИМОВА, Әлки районы Базарлы Матак.рысы сөртеп, 180 оС кызулыктагы мичтә 1 сәгать пешерергә. Суынгач, кисеп табынга чыгарырга.
Гөлсинә МУРАДИМОВА, Әлки районы Базарлы Матак.