• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ВЕЛОСИПЕД БЕЛӘН КАР ЧИСТАРТЫП ТА БУЛА”

“ВЕЛОСИПЕД БЕЛӘН КАР ЧИСТАРТЫП ТА БУЛА”

Әгерҗе районында туып-үскән 45 яшьлек Эдуард Шәймөхәммәтов велосипедтан кар көрәү җайланмасы эшләгән. Кечкенәдән техника белән кызыксынган әңгәмәдәшем бүген Удмуртия республикасы Ижау шәһәрендә яши. Ишегалды ачык һавадагы гараж сыман. Монда ни генә юк, барысын да үзе ясаган, трактор, утын яра торган җайланма, агач ботакларын ваклый торган машина, тагын әллә ниләр…
— Кечкенәдән тимер-томыр арасында мәш килә идем. Бабам техникага мөкиббән, уйлап табу сәләтенә ия булган. Бу талант миңа да күчкәндер, күрәсең. Башыма уй килгән саен, аны тормышка ашырырга тырышам, белгәннәремне 18 яшьлек улыма да өйрәтергә телим, — ди Эдуард.
Белгечлеге буенча ул — поезд вагоннарын тикшерүче, әмма эштән киткәч, техника ясау белән ныклап шөгыльләнә башлаган. Үзе эшләгән 4 тракторы бар, кайсы тәгәрмәчле, кайберсе чылбырлы.
— 3 сутый җирем бар. Аның кадәр техника миңа кирәк түгел. Шуңа да тракторларымны сатуга куям. Чылбырлы тракторны сораучылар аеруча күп, — ди Эдуард. Аның социаль челтәрләрдә, “Ютуб” каналында СССР (“Сделай Сам Своими Руками”) дигән каналлары бар. Анда ул кешеләрне яңа иҗат җимешләре белән таныштыра, техника серләренә төшендерә. Интернет киңлегенә чыккач, Эдуардны тирә-якта да белә башлаганнар. Ясаган техникасын сорап, Татарстаннан гына түгел, Киров өлкәсе, Удмуртиядән дә мөрәҗәгать итүчеләр күп икән. Велосипедтан кар көрәү җайланмасы эшләп, барысын да шаккатырган ул.
— Өйдә иске 4 велосипед ята иде. Уйладым да, әрәм булмасыннар дип, кар көрәү җайланмасы эшләргә булдым. Велосипедның алдына кар эттерә торган калай беркеттем. Велосипедның резиннары җәйге булгач, кышкы юлда кузгалып китү авыррак. Шуңа да карамастан, урамнарны кардан чистарттым. Күршеләр рәхмәт әйтте, — ди Эдуард.
Бер яктан, кар көрәп яхшылык эшләсә, икенчедән, бу сәламәтлек өчен дә файдалы. “Велосипед белән кар эттергәндә, аяк мускуллары Арнольд Шварценеггерныкы сыман ныгый”, — ди ул, елмаеп.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»
Татар дөньясы

ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»

by irekmanager irekmanager
21 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru