• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 07.01.2026
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ИРТӘНГЕ ӨЧТӘ ТОРЫП ЭШКӘ ТОТЫНАМ”

“ИРТӘНГЕ ӨЧТӘ ТОРЫП ЭШКӘ ТОТЫНАМ”

Әтнә районының Күшәр авылында яшәүче 37 яшьлек Илдар Нигъмәтҗанов әзерләгән ризыклардан бер танышымда авыз иттем. Тәмле, шул ук вакытта матур, пөхтә итеп бизәлгән, төрелгән бу ризыкларны ир-ат әзерләвенә ышанмадым. Шуннан соң пешекченең үзе белән аралаштык.

Илдар туган авылында яңа йорт салып, хатыны Айсылу белән ике ул үстерә. Һөнәре буенча пешекче-кондитер.
— Бу сәләт миңа әниемнән күчкәндер, ул да яшьрәк чагында мәҗлесләргә ризык әзерли иде, — дип тыйнак кына елмая Илдар. — Сигез яшемдә әтисез калдым. Әни көне буе эштә. Малын да карарга, ашарга да пешерергә кирәк. Шулай итеп тормыш мине яшьтән үк эшкә өйрәтте. Башта бәрәңге ярып пешерсәм, тора-бара газета-журналлардагы рецептлардан карап, әнине эштән табын корып каршы ала идем.
Илдар 2007 елдан төрле кафеларда өлкән пешекче булып эшләгән.
— 2019-2020 елларда ике аякка да катлаулы операция кичердем. Шуннан соң табиблар авыр йөк күтәрмәскә, утырып тора торган эш табарга тәкъдим итте. Гаилә башлыгы бит мин, өйдә тик ятып булмый. Хәлем бераз яхшыргач та әкренләп эшкә тотындым. Ул чакта кешенең өенә барып, туй-юбилейларга табын кора идем, — дип сөйли Илдар.
Аннан ярымфабрикатлар һәм камыр ризыклары сораучылар арткач, өйдә ризык әзерли башлый. Клиентлары аны таныш-белеш, “сарафан радиосы” аша эзләп таба. Ризык әзерләү өчен кирәк-яракны Арчадан, Казаннан алып кайта, китереп тә бирәләр икән.
— Итне сатып алабыз. Чөнки мал-туар карарга өлгереп булмый. Бакчабыз зур, яшелчә, җиләк-җимешне мулдан үстерәбез, — ди Илдар. — 3-4 көн алдан заказ алырга тырышам. Көне килеп җиткәч кенә әйтсәләр дә, баш тартмыйм. Заказ күп булганда, иртәнге өчтә торып эшкә тотынам. Атнага бер көн ял итәргә тырышам.
Бу ирнең хатынына рәхәт икән дип уйлап куйгансыздыр. Өйдә ризыкны кем өлгерә, шул пешерә, ди гаилә башлыгы. Айсылу район үзәгенә йөреп эшли. Мәктәптә укучы уллары да әтиләре янында аш бүлмәсендә кайнарга ярата икән.
Бүген Илдар ярымфабрикатлар, хәтта горбушадан пилмәнгә кадәр ясый. Чәкчәк, бавырсак, пәхләвә, каз, торт, кабымлык, салатлар әзерли. Гомумән, клиент нәрсә теләсә, кире бормаска, белмәгәнен өйрәнергә тырыша ул. Бу көннәрдә зефирдан чәчәкләр ясарга укып йөргән чагы.
— Кеше гел алга омтылырга тиештер инде, бер урында таптанып булмый. Халыкка гел яңа ризык тәкъдим итәсе килә, — ди Илдар. — Күңел җылыңны биреп пешергәндә, гап-гади йомырка тәбәсе дә тәмле ризыкка әверелә. Мине канатландырып торган хатыныма, якыннарыма рәхмәт.
Чулпан ГАЛИЕВА.

Уалып тора торган камыр рецепты
2 йомырка, 200 әр г атланмай, шикәр комы, 100 г каймак, 2-3 стакан он, 10 г камыр көпшәкләгеч, чәй кашыгы очында ванилин, бер чеметем тоз.
Бүлмә температурасында торган атланмайга шикәр комын салып болгатырга. Аннан башка ингредиентларны өстәп, йомшак кына камыр басарга. Теләсә нинди эчлек салып, пирог пешерергә була.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

Язмышлар

“ИҢ ЯКЫН КЕШЕЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
3 апреля, 2025
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru