Элек шәһәр урамнарында чегәннәрне күрсәк, аларны читләтеп үтәргә тырыша идек. Хатын-кызларының кулга карап “язмыш юраулары” куркыта иде. Бервакыт базарда сатучының (өерләре белән йөргән чегәннәргә таба күрсәтеп): “Әнә, тегесе — татар кызы, чегән егетенә кияүгә чыккан”, — дигәнен ишетеп шаккаттык.
Ул чакта чегәннәр Отар бистәсендә үз йортлары белән яшәде. Узган гасырның 60 нчы елларында Краснодардан күченеп кайталар һәм шунда төпләнәләр. Балаларын мәктәптә өч-дүрт сыйныфка хәтле генә укыталар да, үзләренә ияртеп, “акча эшләү” серләренә өйрәтәләр. Биредә озак яшәү насыйп булмый үзләренә. Барысын да Казаннан куа башлагач, йортларын сатып китәргә туры килә. Хәзерге вакытта бистәдә бер чегәнне дә очратып булмый. Кайчандыр базарда күргән “чегән хатыны” белән язмыш барыбер очраштырды.
Розалия Фазылова турында: “Ул бик горур, теләсә кем белән сөйләшеп тормый”, — дип алдан кисәтсәләр дә, үзе белән уртак телне тиз таптык. Розалия ханым сүзне язмышын чегән егете белән бәйләү тарихыннан башлады.
— Карлны яшьтән үк яраттым. Әти-әнидән качып, аның белән очрашуга чыга идем. Аларның ризалыгыннан башка кияүгә чыктым. Безнең арада чын мәхәббәт булды дип уйлыйм. Карл мөселман чегәне иде. Бәлки, аның әти-әнисе дә улларының миңа өйләнүен өнәп бетермәгәндер. Миңа сиздермәделәр. Үзләренә килүгә үк озын күлмәкләр тектерделәр. Без туй ясамыйча гына аерым өйдә яши башладык. Аларда язылышу юк. Бик байлары гына туй ясый иде. Мөселман чегәннәренең үз йолалары, гореф-гадәтләре. Алар кәләшкә намуслы булып кияүгә чыккан очракта гына калым түли. Кызларын 15 яшьтән кияүгә бирәләр. Кешене соңгы юлга озатканда, мулла чакыртып, дога укыталар, дуңгыз ите ашамыйлар, муеннарына кач тагып йөриләр. Намаз укымыйлар. Күп мөселман чегәннәре Яңа бистәдәге татар зиратына җирләнгән. Мин чегән телен өйрәндем. Ирем көнче булды. Күбрәк үз телләрендә сөйләшергә рөхсәт итте. Аларда да татардан кергән сүзләр бар, ләкин мәгънәләре башка. Чегәннәрнең язуы юк. Иске Яңа ел белән Пасханы бәйрәм итәләр. Бигрәк тә итле ризык пешерәләр. Кайда нәрсә пешергәнне күрсәләр, шуны әзерләп ашыйлар.
Безнең халык чегәннәр юраган язмышка ышанучан. Әмма алар берни белми, бары тик алдыйлар. Акчаны күз буып алалар. Берсе сөйләштереп торса, икенчесе сумкадагы акча янчыгына кул суза.
Араларында төрле холыклылары бар. Хатыны иренә сүз әйтә алмый. Килешеп яши алмаганнары аерылыша. Элек чегән кызлары үзенең яраткан егетенең исемен чигеп, йөрәк түренә тагып куя торган булган.
Розалия ире белән 12 ел яшәп кала. Дүрт баланы аякка бастыру җиңел булмый аңа. Ике улларына — рус, кызларының берсенә татар һәм чегәннәрдә уртак булган Земфира исеме кушканнар. Икенчесе чегән исемен йөртә. (Балаларының исемнәрен язмавымны үтенде.)
Чегәннәрне Казаннан куганнан соң, алар башта Ташкентка, аннары Балтыйк буена китә. Аннан да кугач, ире Розалиягә Мәскәүгә кайтып, балалары белән берәр фатирга кереп торырга киңәш итә. Әмма ул әниләре янына, Казанга кайта. Озак та үтми, аңа Карлның үлеме турында хәбәр җиткерәләр. Розалия Отарда йорт алып, балалар белән шунда яши башлый. Барысы да урта мәктәптә белем алган. Бер улын югалту хәсрәтен дә кичергән Розалия. “Үткәннәргә үкенмим, язмышым шундый булгандыр”, — ди ул.
Заманында чегәннәрнең мәхәббәте хакында зәңгәр экраннардан күрсәтелгән “Возвращение Будулая”, “Цыганка Аза”, “Кармелита” һ.б. фильмнарны халык яратып караган иде. Розалиянең язмышы турында тыңлаганда, әнә шулар искә төште.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА.
Россиядә мөселман чегәннәре Кырымда күп яши. Алар барлык чегәннәрнең 10 %ын тәшкил итә.
Чегәннәр кануннарга буйсынып яшәргә яратмый. Аларның флаглары горизонталь тасма рәвешендә. Өске өлеше — зәңгәр күк йөзе, аскысы яшел үлән төсендә. Чегәннәрнең үз гимны бар. Алар арасыннан яхшы артистлар, музыкантлар чыккан.
Чегәннәр — сәясәт белән шөгыльләнми торган бердәнбер халык. Алар бер-берсен кыерсытырга ирек бирми. Гаиләдә күп бала үстерергә яраталар.
Фото: © albacaro — 123rf.com