Кәбестә, фарш, шампиньон яки башка гөмбә, суган, кишер, үсемлек мае, тоз, борыч, шулпа яисә су.
Туралган гөмбә, суган, уылган кишерне үсемлек маенда кыздырырга. Суынгач, фарш, тоз, борыч сибеп болгатырга. Кәбестәне кайнар суда пешекләп, яфракларын салдырырга. Яфракларны урталай бүләргә, каты өлешен кисеп ташларга. Эчлекне салып, конус сыман төрергә. Өске өлешен эчкә бөгеп куярга. Шулпада яисә суда әзер булганчы пешерергә.
Гөлия БАЛТИНА, Казан.