• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 03.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“ҮТИ” ЯҢА СУЛЫШ АЛДЫ”

“ҮТИ” ЯҢА СУЛЫШ АЛДЫ”

Мамадыш районының Зур Өске авылын чишмәләр иле дип йөртәләр. Күпләрнең тырышлыгы белән биредә “Үти” чишмәсе төзекләндерелгән. Гади түгел, җиде улаклы ул. Чишмә турында шигырь, җырлар да иҗат ителгән.

— “Үти” чишмәсе турында мондый риваять бар: имеш, күп еллар элек авылда акыл иясе булган бер карт яшәгән. Аны хөрмәт иткәннәр. Көннәрдән бер көнне әлеге карт атын алып, малаен ияртә дә тауның еракларга күренә торган урынын эзләп китә. Йөри торгач таба. Туктый да улына: “Мин үлгәч, зинһар, шушы тауның иң биек ноктасына алып менеп күм, васыятемне кире какма”, — ди. Озак та үтми, карт мәңгелеккә китеп бара. Улы аның васыятен үти, әйткән урынга җирли, — дип сөйли Зур Өскедә гомер итүче укытучы Зөлфирә Саматова. — Тирә-ягына наратлар утырта, киртә белән тотып куя. Картның үлеменнән соң шушы турыдан берничә чишмә бәреп чыга. Өске авылы халкы аларны күреп, рәткә китерә, агачлар утырта. Чишмәләрнең суы да үзенчәлекле була. Кешеләр аны эчкәч сихәтләнә. Картның Үтәмеш исемле булуы турында да фаразлар бар. Шуңа чишмәне “Үти” һәм “Изге чишмә” дип йөртәләр. Авылдашларыбыз, үзешчән шагыйрь Хәмидуллин Илгиз абый “Үти чишмәсе” дигән җырның сүзләрен, композитор Илфат Дәүләтшин көен язды.
Авылдашларга
“Үти” чишмәсе —
Сихәт бирүче,
якын сердәшче.
Яшәү тәмен дә
мин синдә сиздем,
Салкын суларың
сихерле иде.
Чишмә күп еллар ташландык хәлдә торган. Авыл халкы, аеруча Саматовлар гаиләсе аның язмышы өчен борчылган.
— Чишмә тирәсендә ферма маллары, авыл көтүе йөрде. Өелгән ташлар җимерелеп, рәшәткәләр сынып беткән иде. Тимер торбаларны кемнәрдер өенә ташыган. Нәтиҗәдә “Үти” кызганыч хәлдә булып, бу күренешкә битараф кала торган түгел иде, — дип дәвам итте Зөлфирә апа. — Чишмә проблемасын “ТНВ” каналының “Манзара” тапшыруында да күтәрдек. Озакламый Илфат Дәүләтшин туганнарын туплап, клубта хәйрия концерты оештырды. Авыл халкы да, шәһәрдә яшәүчеләр дә иганәчелеккә теләп кушылды. Бик күпләрнең көче керде. Чишмә янына беседка ясалды, койма белән тотып алынды, күл дә эшләнде, анда балыклар җибәрелде. Авыл халкы җыелышып, тирә-юненә агачлар утыртты. Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Сәләхетдинов суын лабораториядә тикшертте. Сыйфатын югары бәяләделәр. Хәзер биредә яшьләр дә, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итә. Үзебезнекеләр генә түгел, күрше авылныкылар да суга шушында йөри. Күлгә язын аккошлар, кыр казлары төшә. Челәннәр, кыр үрдәкләре җәй буе шунда тора. Быел кыр үрдәкләре кышлады. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, әнә шулай күпләрнең ярдәме белән ташландык “Үти”ебез яңа сулыш алды.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”
Сәхнә арты

“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”

by irekmanager irekmanager
9 июня, 2020
ӘГӘР АЯК КИЕМЕ КЕЧКЕНӘ БУЛСА…
Безнең өй

ӘГӘР АЯК КИЕМЕ КЕЧКЕНӘ БУЛСА…

by irekmanager irekmanager
25 апреля, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru