• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 03.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“БРЕЗЕНТ МУНЧАЛАР УТЫН БЕЛӘН ҖЫЛЫТЫЛА”

“БРЕЗЕНТ МУНЧАЛАР УТЫН БЕЛӘН ҖЫЛЫТЫЛА”

Арчадан Илнур Яруллин җитәкчелегендәге “Заман” оешмасы, әфганчы дуслары Илсур Нигъмәтҗанов, Динар Гарифҗанов һәм башкалар белән бергәләп, хәрби операциядә катнашучы егетләргә 15 мобиль мунча ясаган. Аның бишесен шушы көннәрдә Луганск өлкәсенең Сватово шәһәренә илтеп кайттылар. Юлдан кайткан Илнур абый өч көн йокламаган булса да, безнең белән очрашырга җай тапты.

— Луганск өлкәсенә Арчадан өчәү: мин, әфганчы дустым Ринат Зарипов һәм туганым Данил Яруллин бардык. Хәрби операциядә катнашучы Татарстан егетләре белән дә күрештек. Аларга посылкалар, “Курса МТС” җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов ярдәме белән җибәрелгән 200 казылыкны тапшырдык, — дип сөйли Илнур абый.
Аның беренче тапкыр гуманитар ярдәм илтүе түгел, солдатларның хәлен яхшы аңлый, үзе дә Әфганстанда хезмәт иткән.
— Яхшы хәтерлим, сугыш вакытында суга кытлык иде, хәтта танк бакларына тутырып куя идек. Шуңа да бу мунчалар юынырга гына түгел, су запасын сакларга да ярдәм итәчәк, — ди әңгәмәдәшем. Мобиль мунчаларны сүтелгән килеш төягәннәр, баргач җыйганнар. Брезент белән капланган 3х3 метрлы корылмалар утын белән җылытыла. Су баклары 80-100 әр литрлы. Мунчаны ясаганда, Арча эшмәкәрләре Даниял Фәсәхиев, Фәнис Гәрәфиев, Илдар Йосыпҗанов металл эшләнмәләре, тимер мунча мичләре, башка кирәк-яраклар белән ярдәм иткәннәр. Илнур абый солдатларга ай саен мунчалар илтергә уйлый.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru