• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 09.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

“ГАРМУН УЙНАГАНДА ҖЫРЛЫЙМ ДА, ЕЛЫЙМ ДА”

“ГАРМУН УЙНАГАНДА ҖЫРЛЫЙМ ДА, ЕЛЫЙМ ДА”

Фәрүзә Гыймазова — Әгерҗе районы Яңа Акхуҗа авылында бердәнбер гармунчы хатын-кыз.
— Олы абыем Фәһемнән кызыгып уйнарга өйрәндем. Безнең өйдә баян юк иде. Әлеге уен коралын абый дусларыннан алып кайта да хисләргә бирелеп уйный башлый. Ә мин аның бармак хәрәкәтләреннән күзне алмый карап торам. Әнә шулай уйнарга өйрәнгәнем истә. Иң мөһиме — теләк кирәк. Шулай булганда гына хыяллар чынга аша, максатка да ирешеп була, — ди Фәрүзә апа.

Туган авылы Мукшур клубында, капка төпләрендә туганы Сәкинәнең — баянда, үзенең хромкада уйнап, егет-кызларны җырлатып-биеткәннәрен дә матур хатирә итеп күңелендә саклый ул.
— Безнең буын белән хәзерге балаларны чагыштырырлыкмыни? Кызыксынуыбыз көчле иде, әмма мөмкинлекләр булмады. Хәзер бөтен шартлар бар, тик балаларның кызыксынуы аз, — ди Фәрүзә апа. — Кечкенә авылда сыйныфыбызда гына ничә баянчы иде! Бәйрәмнәрдә гармун уйнап җибәрәбез! Шул вакытларда башкалардан калышмаска тырышу осталыкны арттырырга тагын да ныграк этәргеч ясагандыр, бәлки.
Фәрүзә ханым күп еллар авыл клубында бәйрәмнәрнең үзәгендә кайный. Бу вакытта аның ике гармуны була. “Беларусь”ны бер айлык хезмәт хакына — 70 сумга сатып ала. Аннан соң “Чайка”ны алып кайта. Кич утырулар да һәрвакыт гармунга җырлау белән үтә торган була. Балалар бакчасында да һәр чара Фәрүзә апа катнашында уза. Мин — мөдир, дип тормый, бәйрәмнәрдә нәниләр арасында булып, гармун моңнарын яңгырата. Әле хәзер дә клубта үтә торган чаралардан читтә калмаска тырыша.
Ире Салихҗан да җәмәгатенең әлеге уен коралында уйнаганын бик яраткан. “Каршыма килеп утыра да рәхәтләнеп тыңлый, кушылып җырлый иде”, — дип искә ала Фәрүзә апа парлы вакытларын…
Салихҗанга кияүгә чыкканда, 20 яшендә генә була ул. Гыймазовлар йортына унынчы кеше булып килә.
— Иске генә өй иде. Каенана-каената, иремнең абый-сеңелләре — йорт тулы кеше. Әмма какканнарын, сүзгә килгәнне хәтерләмим, — ди Фәрүзә апа.
Өй салып башка чыккач, гаиләләре тагын да тулылана. Ире белән өч бала үстергәннәр. Рузидә — Ижауда, Рөстәм — Тәбәрледә, Гөлнур Яңа Акхуҗада яшиләр.
— Гомер буе эшләдек. Абзарыбыз малсыз тормады. Өчәр сыер, бозаулар асрадык, — ди Фәрүзә апа.
Бәйләргә дә оста була. Авылда тәрәзә пәрдәләре тегүче дигән даны тарала. Әмма авыру аяктан еккач, бу эшләрдән аерылырга туры килә.
— Өч тапкыр инсульт кичердем. Хәзер сакланып яшим. Шулай да кулга гармун алмый түзеп булмый. Инсульттан соң көй чыгарырга өр-яңадан өйрәнергә туры килде. Җыр сүзләрен дә яңадан ятладым, — ди ул.
Гармун ялгызы чакта зур иптәш. “Аны уйнаганда җырлыйм да, елыйм да”, — ди Фәрүзә апа.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

Хәбәрләр

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

26 апрельдән футбол буенча Татарстан чемпионаты башлана.

Онкологик авыруларны дәвалау өчен, “Лина М” компаниясе препараты клиник сынауның беренче фазасын үтә.

“Аэрофлот” Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны озатып баручыга 25 апрельдән 12 майга кадәр бушлай очу мөмкинлеге бирә.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?
иман нуры

ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?

by irekmanager irekmanager
15 марта, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru