Соус өчен: майонез, угычтан уылган сарымсак, 1 аш кашыгы лимон согы.
Салат катлап ясала, һәр катына соус ягыла. Ысланган тавык түшен шакмаклап турарга. Кореячә кишер, эре угычтан уылган кыяр, вак угычтан уылган каты пешкән йомырка салырга һәм соус ягарга. Өстенә вакланган чипсы сибәргә.
Эльмира КАМАЛИЕВА, Казан.