Әрекмән тамыры
Әрекмән тамырын иртә язда һәм көз азагында җыярга кирәк. Ул бәвелне куа, тирләтә, ялкынсынуга каршы, иммунитетны ныгыта торган чара буларак кулланыла.
Ашказаны җәрәхәтеннән 1 аш кашыгы киптерелгән әрекмән тамырына 2 стакан кайнар су салып, 2 сәгать төнәтергә. Көнгә 3-4 тапкыр, кайнар килеш яртышар стакан эчәргә була.
Простатит, артрит, суык тигәннән, чәч коелганнан, рахиттан һәм башка бик күп авырулардан сихәте бар.
Кычыткан тамыры
Бәвел бүленеп чыгуны яхшырта, авыртуны, ютәлне баса, артык тозны чыгара, тире авыруларын, бавырны дәвалый, аллергиядән файдасы бар, кандагы шикәрне киметә, иммунитетны көчәйтә, чәчләрне ныгыта, күрем вакытында куллану хәлне җиңеләйтә.
1 стакан суга 1 аш кашыгы вакланган кычыткан тамыры салып, кайнатып чыгарырга, томалап, 1-2 сәгать төнәтергә. Көн дәвамында өч яки дүрт өлешкә бүлеп эчәргә.
Кан куе булганда һәм тромбоз, тромбофлебит куркынычы янаганда, кычыткан тамырын кулланырга ярамый.
Рушания МИНСӘГЫЙРОВА, Спас районы, Болгар.