• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит иман нуры

“ХАҖГА КРЕДИТ АКЧАСЫНА БАРЫРГА ЯРАМЫЙ”

“ХАҖГА КРЕДИТ АКЧАСЫНА БАРЫРГА ЯРАМЫЙ”

Мөселманнар гомерендәге иң мөһим сәяхәткә — хаҗга әзерләнә. Бу — исламның биш баганасының берсе. Матди һәм физик мөмкинлекләре булган һәр мөселманга үз гомерендә бер тапкыр зөлхиҗҗә аенда хаҗга бару фарыз. Хәдисләрдә дә Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әй, кешеләр! Аллаһ сезгә хаҗны фарыз кылды, аны үтәгез!” — диде. Быел хаҗ, турның төренә карап, 8 июньнән алып 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Илдәге вәзгыять белән бәйле рәвештә юлламаларның бәяләре сизелерлек арткан. Согуд Гарәбстанында да бар нәрсә кыйммәтләнгән. Быел хаҗга баруның үзенчәлекләре хакында Татарстанның “ДУМ РТ Хадж” рәсми операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт ВАХИТОВ белән сөйләштек.

“СӘЛАМӘТЛЕК ҺӘМ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК — БЕРЕНЧЕ УРЫНДА”
— Ранис хәзрәт, быел Татарстаннан хаҗга ничә кеше барачак?
— Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылырга барыр дип көтелә. Пандемиягә кадәр Диния нәзарәте өчен нәкъ шулкадәр квота бүлеп бирелгән иде. Бүген шушы урыннарның 70 %ы сатып алынды инде.
— Элек ковидтан прививка сорыйлар иде, быелгы сәяхәтнең үзенчәлекләре нидә?
— Быел пандемиягә бәйле бөтен чикләүләр алынды: ковидка каршы прививка кирәкми, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә хаҗ кыла ала. Дөрес, менингит, дифтериядән прививкалар һәрчак таләп ителә. Согуд Гарәбстанының климаты үзенчәлекле. Хаҗ вакытында кешеләрнең сәламәтлеге, куркынычсызлыгы — беренче урында. Табиблар һәрчак кизү тора. Кунакханәдә генә түгел, Мина, Гарәфә, Мүздәлифә үзәнлекләрендә дә тәүлек буе медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
— Быел юллама ничә сум тора?
— Татарстанда хаҗ кылу өчен 4 программа эшләнде. Аларның бәясе — 360 мең сумнан алып 962 мең сумга кадәр. Программалар кунакханәнең дәрәҗәсе һәм “Әл-Хәрам” мәчетеннән нинди ераклыкта урнашуына карап, шулай ук сәфәрнең озынлыгына, маршрутның төренә (самолет белән яки самолет+автобус), туклануга, юлламага корбанның һәм башка хезмәтләрнең кертелүенә карап билгеләнә. Бәя нинди булуга карамастан, барлык юлламалар да үз эченә юл һәм трансфер чыгымын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә һәм Мина үзәнлекләрендә тору һәм туклануны, медицина хезмәтен, гарәп, татар һәм рус телле, шәригать белемле имамның — төркем җитәкчесенең озатып йөрүен, зәмзәм суын һәм хаҗи комплектын күздә тота. Соңгысына кирәкле әдәбият һәм букча керә. Һәркем үзе өчен уңайлы вариантны сайлап ала.
— Хаҗилар кайда яшәячәк? Согуд Гарәбстанына Казаннан туры рейслар бармы?
— “Эконом” программасы буенча киткән хаҗилар махсус йортларда, 4-6 кешелек бүлмәләрдә яши, Дубайга кадәр самолет белән, аннан уңайлы автобусларда Мәккә һәм Мәдинәгә барып җитә. Күп кеше шушы программаны махсус сайлый: ул очсызрак та, Согуд Гарәбстанын, башка шәһәрләрне тәрәзәдән күзәтеп барырга да мөмкинлек бирә. “Стандарт” программасы буенча баручы хаҗилар “Әл-Хәрам” мәчетеннән 2 чакрымнан да ерак булмаган яхшы кунакханәләрдә туктала. Сәфәр тулысынча самолетта гына үтә. “Вип” программасы хаҗилары “Әл-Хәрам” мәчете янындагы кыйммәтле “биш йолдызлы” кунакханәләрдә тора. Бу — иң кыйммәтле һәм иң кыска тур. Ул уртача 12-14 көн дәвам итә. Гадәттә, мондый юлламаны эш графигы тыгыз булган кешеләр сайлый. Рейслар Казаннан да, Мәскәүдән да оештырыла.

ХАТЫН-КЫЗЛАР ХАҖГА ИРСЕЗ БАРА АЛАМЫ?
— Хаҗга кредитка йә бурычка акча алып барырга ярыймы?
— Кредитка акча алу динебездә зур гөнаһлар рәтенә керә. Кредит акчасына хаҗга барырга ярамый. Бурычка акча алып хаҗга баруга килгәндә, ул хупланмый. Чөнки кеше сәфәргә киткәндә, гаиләсен акча белән тәэмин итеп калдырырга һәм үзенең үлеп китәргә мөмкин булуын уйларга тиеш. Әгәр юлда чакта үлсә, аның бурычын кем кайтара? Хаҗ финанс хәле яхшы булган һәм сәламәтлеге нык мөселманга гына фарыз. Раббыбыз Коръәндә бу хакта кисәтеп куя: “Юл үтеп аңа (җитәргә) көч тапкан кешеләр Аллаһ өчен (“Әл-Хәрам” мәчете булган) Бәйткә хаҗ кылырга тиеш” (“Әл-Гыймран” сүрәсе, 97 нче аять).
— Хәзер хатын-кызлар хаҗга ирсез дә бара ала, диләр. Бу дин буенча дөрес саналамы?
— Согуд Гарәбстаны, чыннан да, хатын-кызлар өчен хәзер мәхрәм белән килүне шарт итеп куймый. Хәнәфи мәзһәбе буенча, мәхрәмсез кылынган хаҗ кабул ителә, ләкин мәхрәмсез сәфәр кылу гөнаһ санала. Шуңа күрә хаҗга мәхрәм белән бару хәерлерәк. Ягъни хатын-кызга хаҗ сәфәренә ире йә улы, йә ир туганы белән чыгарга киңәш ителә.
— Хаҗ кылырга теләгән кеше чит илгә чыгу өчен визаны ничек ала?
— Виза алу мәсьәләсен “ДУМ РТ Хадж” рәсми хаҗ-операторы үз өстенә ала. Хаҗга 5 еллык чит ил паспорты белән дә барырга мөмкин.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Фото: © shakeelsafeek — 123rf.com

 

 

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”
Сәхнә арты

“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”

by irekmanager irekmanager
9 июня, 2020
ӘГӘР АЯК КИЕМЕ КЕЧКЕНӘ БУЛСА…
Безнең өй

ӘГӘР АЯК КИЕМЕ КЕЧКЕНӘ БУЛСА…

by irekmanager irekmanager
25 апреля, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru