БАКЛАЖАНЛЫ САЛАТ

Помидор, кинза, шәмәхә суган, тоз, баклажан, әчкелтем-баллы соус, кукуруз крахмалы.
Помидор һәм кинзаны — эрерәк, суганны ярымбоҗралап турарга. Барысын бергә кушарга һәм тәменчә тоз өстәргә. Баклажанны зур булмаган кисәкләргә турап, тоз сибәргә, 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы өстәп болгатырга һәм үсемлек маенда кыздырырга. Аннан салатка салып, соус белән болгатырга.
Гөлнара ГАБДУЛЛИНА, Башкортстан,  Илеш районы Тыпый авылы.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх